2021 ел – безнең өчен бик истәлекле, чөнки без укыган Туймазы 1нче интернат-мәктәбе 60 еллык юбилеен каршылый. Мин бирегә белем алырга 9нчы сыйныфка килдем. Мәктәбебезне беренче күрүдән үк мине ниндидер сихри көч уратып алды. Шушы матур, якты, заманча жиһазландырылган бинада укыйсы килүемне шул минутта ук аңладым.
Яңа дуслар табу, үз эшен югары дәрәҗәдә белүче, профессионал укытучылардан белем алу минем иң зур хыялларымның берсе иде һәм ул чынга ашты. Шул вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучым Зинфира Нурисламова белән олимпиадаларга әзерләнеп, уңышлы чыгыш ясап, республикада гына түгел, халыкара олимпиадаларда да беренче урыннар яуладык.
Интернат-мәктәпкә ешрак өлкән сыйныфларга укырга киләләр. Ә менә безнең чыгарылыш сыйныфында шушы мәктәптә тоташ унбер ел дәвамында белем алу насыйп булган бәхетлеләр дә бар. Арсен Хәсәнов мәктәптә яңа үрләр яуларга ярдәм иткән укытучылар табуын әйтә. Киләчәктә кешеләрнең тәнен дәвалаучы табибмы, әллә җанын сихәтләндерүче сәнгать вәкиле булачакмы – ныклы карарга килмәгән әле. Алмаз Җәмгыев инде хәлиткеч карар кылган: “Программа инженеры булам”, – ди ул. Үзе әйтүенчә, иң яхшы укытучылар укытканга, физика, математика, урыс теле фәннәрен аеруча ярата. Тимур Галиуллин иң катлаулы хәлләрдән дә кызыклы чыгу юлларын таба белүче иҗади кеше итеп тәрбияләгән өчен мәктәбебезгә рәхмәтле. Ул архитектор булачак. Аделина Корбанова исә җәмгыятьтә билгеле шәхес булу теләге белән яна. Моның өчен аңа, аң-белем һәм тәҗрибә белән беррәттән, укытучыларның акыллы киңәшләре дә ярдәм итәчәгенә ышана ул.
Сыйныфташларымның алга куйган хыял-максатлары да бар. Аларны гамәлгә ашыру өчен бер адым гына атлыйсын калган, ул – БДИ. Безнең барыбызны да шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч салган укытучыларыбызга, кайгыртучан директорыбыз Салават Әхмәтовка рәхмәт. Мәктәп еллары, гомернең иң матур чоры булып, күңелне һәрвакыт җылытып торачак.
Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.