Уфада Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды.
Уфада “Русия субъектларының төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алуны тәэмин итүче туган тел буенча уку-укыту программаларын һәм уку кулланмаларын төзү тәҗрибәсе” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Ул М. Акмулла исемендәге БДПУның Филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы базасында оештырылды.
Конференциядә барлык саклану чаралары күрелде, катнашучыларның бер өлеше “Зум” платформасы аша катнашты. Пленар утырышта Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Булат Зиннуров, М. Акмулла исемендәге БДПУның Филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Халидә Галимова, укытучылар, студентлар катнашты.
Арытаба секция утырышлары дәвам итте. Кичке якта Башкортстанда Татар киносы көннәре кысаларында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән “Мулла” кинофильмы күрсәтелде.
– Конференциянең төп максаты – федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә Русия халыкларының туган телләре буенча дәреслекләрне, уку әсбапларын һәм уку-укыту программаларын төзү теориясе һәм методикасы, уңай тәҗрибәсе турында фикер алышу.
– Конференциянең оештыру комитеты бик күп гаризалар алды. Алар Мәс-
кәү, Казан, Уфа, Чабаксар, Якутск, Горно-Алтайск шәһәрләреннән, шулай ук, Башкортстаннан, Татарстаннан һәм башка төбәк-ләрдән килде, – диде
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насыйпов.
– Бүген республикада үтүче бик матур чара туган телләргә карата игътибар-ның тагын да артуын күрсә-тә. Башкортстан – уникаль төбәкләрнең берсе. Чөнки бездә алты туган телдә укыту оештырылган һәм 14 туган тел өйрәнелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бу уңайдан бик зур эш башкарыла. Шушы юнәлештә эшләүче алдынгыларның берсе булган БДПУның да зур эше күре-неп тора. Шушы уку йортында яңа проектны тормышка ашырабыз. Бу – урыс мәктәпләрендә татар теле укыту буенча методик кулланмалар, уку әсбаплары өстендә эшләү. Шушы уку елында аларны бастырып, мәктәпләргә таратачакбыз. Бу инде Хөкүмәтебезнең республикада яшәгән һәр милләтнең мәнфәгатьләрен хәстәрләве турында сөйли. Әлеге эшләр алдагы елларда да дәвам итәр дип ышанабыз, чөнки туган телләрне өйрәнергә теләүчеләрнең ихтыяҗларын кү-рергә һәм канәгатьләндерергә тиешбез, – диде Булат Зиннуров үзенең чыгышында.
Конференциянең пленар өлешендә Башкортстан, Татарстан, Алтай, Саха (Якутия) республикаларыннан катнашучылар чыгыш ясады, шушы өлкәдәге үз тәҗ-рибәләре белән уртаклашты.
Конференция Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән үткәрелде. Ул Башкортстан Башлыгы грантын тормышка ашыру максатында, Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән Башкортстан дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында узды.
Зөһрә ИСЛАМОВА.