+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 март 2021, 15:25

Укучылар язгы каникулда!

Агымдагы елның 29 мартыннан 2 апрельгә кадәр язгы каникуллар чорына, Башкортстанда төбәктә санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле тәнәфестән соң, 317 мәктәп яны һәм 8 шәһәр яны лагере ишекләрен ачты.

Гомуми белем бирү оешмалары мәйданчыкларында 20 807 укучы "Каникулыдетибашкортстан" проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Әлеге проект төрле тематик юнәлештәге профильле сменаларны гамәлгә кертүне күздә тота: техник, экологик-биологик, сәнгать-эстетик, физкультура-спорт һәм башкалар.

Моннан тыш, шәһәр яны лагерьлары базасында республиканың 387 баласы өчен бер атналык сменалар оештырылган.

Лагерьга республика, муниципаль бюджетлардан, социаль максатчан программалар фонды бюджетыннан бүлеп бирелгән финанс ярдәме белән бүгенге көндә лагерьлар территориясе төзекләндерелгән, мәйданчыклар спорт корылмалары һәм җиһазлары белән җиһазландырылган, бу югары максатларга ирешү өчен спортның берничә төре буенча җыеннар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас