Унберенчеләр бу сынауны 5 апрельдә узарга тиеш иде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең төп көне янә үзгәрде.
“Рособрнадзор” һәм Мәгариф министрлыгы йомгаклау иншасын 5 апрельдән 15 апрельгә күчерде. Бу ведомстволарның уртак боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Моннан тыш, сынауны үткәрүнең өстәмә көннәре: 21 апрельдән 5 майга һәм 5 майдан 19 майга күчә.
Инша өчен “незачет” алган, йә төп срокта нигезле сәбәп аркасында яза алмаган, ул документаль рәвештә расланган булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өстәмә срокта яза ала.
Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга керү мөмкинлеге бирә.
Сәламәтлек мөмкинлеге чикле укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение язуны сайларга хокуклы.