Моңа исә БДУны һәм УДАТУны берләштереп, республикада федераль дәрәҗәдә көндәшлек итәрлек зур югары уку йорты оештырып кына ирешеп булачак.
Башкорт дәүләт университетын һәм Уфа дәүләт авиация техник университетын берләштерү юлы белән республикада зур югары уку йорты оештыру буенча эш гамәли киңлеккә чыга. 26 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа дәүләт авиация техник университетында булып, шәхсән үзе вузда эшләр торышы, хәл итәсе мәсьәләләр һәм аны заманча дәрәҗәдә үстерү мөмкинлекләре белән танышты. Шушында ук ул күчмә “Сәнәгать сәгате” дә үткәрде.
Әйтергә кирәк, уку йортында үсешкә юнәлтелгән һәм республика, хәтта ил дәрәҗәсендә таратырлык байтак мөһим башлангчылар һәм фәнни казанышлар бар. Шуларның берсе – вузда эшләп килүче ситуацион үзәк. Уку йорты ректоры Сергей Новиков белдерүенчә, ул студентлар шәһәрчегендә хәвеф-сезлекне тәэмин итү системасының үзәге булып тора. Видеокүзәтү бе-лән уку йорты территориясе һәм барлык тулай тораклар колачланган. Якын киләчәктә исә 388 камера һәркемнең йөзен тану һәм ерактан термометрия үткәрү мөмкинлеге дә бирәчәк.
– Сезнең камераларны Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының видеокүзәтү систе-масының аерылгысыз өлешенә әйләндерү мөмкинлеген карарга кирәк, – диде, вуздагы әлеге заманча хәвефсезлек технологияләренә югары бәя биреп, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Әйткәндәй, вуз ашыгыч ярдәм машинасы да сатып алган. Ул төрле чаралар барышында дежур торып, кемнеңдер хәле мөшкелләнә калса, аны тиз арада медицина учреждениесенә илтү мөмкинлеге бирәчәк.
Мехатрон станок системалары һәм сәнәгать роботлары лабораториясендә эшләнгән биш координатлы эшкәртү станогы да чын-чынлап фән казанышларының берсе булып тора. Ул турбореактив двигательләргә кулчалар эшләү өчен тәгаенләнгән. Әлеге вакытта университет аны массакүләм җи-тештерүгә чыгару өчен актив рә-вештә инвесторлар эзли. Сергей Новиков билгеләвенчә, әлеге станок белән “Берләштерелгән дви-гательләр җитештерү корпорациясе” кызыксыну белдергән дә инде. Үз чиратында робот техникасын эшкә кушу хезмәт җитештерүчәнлеген бермәбер арттырып, кеше факторы йогынтысын минимумга калдыру мөмкинлеге бирәчәк.
Университетның студентлар конструкторлык бюросы базасында эшләп килүче UGATU RACING TEAM узышчылар командасының да матур казанышлары бар. Ул ил һәм халыкара дәрәҗәдә үткән бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Команданың үзенчәлеге шунда: алар үзләре җитештергән болидны күрсәтеп кенә калмыйча, аның конструкциясен конкурс комиссиясе алдында якларга һәм киләчәктә бизнес-планнарын да тәкъдим итәргә тиеш.
Мәсәлән, алар эшләгән яңа электр мотоциклы бер заряд белән 80 километрга кадәр юл үтү мөм-кинлеге бирә. Вузда булганда аның белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та танышты.
Шул ук вакытта гамәлдәге эш-чәнлеген киңрәк җәелдерү өчен командага спортның техник төрләре белән мавыгучы мәктәп укучыларын һәм студентларны җәлеп итәрлек үз полигоны кирәк. Аны булдыру өчен вузга республика ярдәме таләп ителә. Үз чиратында Радий Хәбиров полигонны Чишмә районында төзелүче “Патриот” хәрби-патриотик паркның бер өлеше итеп оештырып булыр иде, дип билгеләде.
– Иң мөһиме – әлеге мәйдан тик тормасын, ә яшьләрне җәлеп итсен, – дип тә өстәде Радий Хә-биров.
Уку йортының үз эшләнмәсе булган – АПД-200 компактлы поршеньле авиация двигателенә дә республика җитәкчесе якты киләчәк юрады. Эш шунда: ягулыкны аз сарыф итүче һәм шактый көчле мотор пилотсыз авиациядә импортны алмаштыру өчен киң мөмкин-лекләргә ия. Әлегә бу базарда импорт продукциясе хакимлек итүен исәпкә алганда, УДАТУ двигателен серияле җитештерүгә чыгару илнең авиация сәнәгате өчен, гомумән, көн таләбе булып тора.
Тагын бер шундый продукция – һава озонаторы. Торак һәм производство биналарында һаваны зарарсызландыру һәм чистарту өчен тәгаенләнгән әлеге прибор тулысынча үзебезнең материаллардан җитештерелә. Башка андый приборларда исә мотлак чит ил материаллары файдаланыла.
– Мондый продукция җитештерүне үзебездә җайга салабыз икән, мин бик шат булачакмын, – диде бу уңайдан Радий Хәбиров.
Барлык әлеге мөһим башлангычларның, өстенлекле проектлар-ның мотлак тормышка ашырылуына киләчәктә зур университет кысаларында үсешү һәм республикада төзелүче Евразия фәнни-мәгариф үзәге составына керү дә булышлык итәр дигән ышанычталар Уфа дәүләт авиация техник университетында.
– УДАТУ машина төзелеше, ягулык-энергетика, металлургия, авиация-космос һәм оборона-сәнәгать комплекслары өчен кадрлар әзер-ли. 90 елга якын эшчәнлек чорында вуз 80 меңнән күбрәк белгеч әзер-ләп чыгарган. Авиация университеты безнең барлык компетен-цияләр белән бергә төзелүче дөнья дәрәҗәсендәге Европа фәнни-мәгариф үзәгенә керә. Анда керү безгә фәндә кискен сикереш ясау һәм гамәли дисциплиналарны үстерү өчен зур этәргеч бирер, дип ышанам. Моннан тыш без фәнни-техник тикшеренү федераль прог-раммаларында катнашу өчен дә заявкалар әзерлибез, – диде бу уңайдан Сергей Новиков.
– Төрле өлкәләрдә көчле фәнни-производство үзәкләре булган республика, кызганычка каршы, бүген фәндә төп трендларны билгеләми. Шуңа күрә дә без УДАТУны һәм БДУны берләштерү юлы белән зур университет төзү буенча реформаларны җәелдердек. Һәм без һәр вузның үзенчәлеген, традициялә-рен, фәнни мәктәпләрен һәм казанышларын саклап, сезне тагы да көчлерәк итү буенча колачлы программаларны тормышка ашырачакбыз. Бу сезгә көчле көндәшлек шартларында югалып калмау мөмкинлеге бирәчәк. Югыйсә, без-нең вузларның зур булмаган провинциаль уку йортлары дәрәҗә-сендә калу куркынычы бар. Ә бу инде федераль финанслау да кимеп, безнең студентлар башка төбәкләрдәге яхшырак вузларга китәчәк дигән сүз. Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вуз белән җентекле танышып һәм “Сәнәгать сәгатен”дә аваиация җитештерүчеләре белән тармактагы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннән соң.
Бер сүз белән, республикада зур вуз оештыру проектын тормышка ашыру фәнни продукцияне сәнәгать җитештерүе дәрәҗәсенә күтәрүдә дә киң офыклар вәгъдә итә. Ә бу инде республика икътисадына да уңай йогынты ясаячак, дигән сүз. Кыскасы, кайсы яктан караганда да, республикада федераль дәрәҗәдә көндәшлек итәрлек зур югары уку йорты булдыру көн таләбе булып тора.
Илдар Фазлетдинов.