Башкортстан - «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты волонтерлары саны буенча Русиянең алдынгы 5 төбәге арасында.
2211 ирекле кеше республика халкына 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләре өчен тавыш бирергә ярдәм итәчәк. Катнашучылар Сибай, Күмертаудан һәм Белорет районыннан аеруча күп.
Ольга Биктубаева волонтерлык эшчәнлеге белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Туган Мишкә районында "Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!" акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәлләр, обелисклар һәм каберлекләрне төзекләндерүдә катнашкан.
Икенче активист, Максим Кузнецов – Октябрьский спортчысы һәм игелекле эшләр энтузиасты. «Гвардия» хәрби-патриотик клубына кергәч, аңарда тагын да күбрәк эшләү теләге уянган. Шуңа күрә үземне яңа юнәлештә сынап карарга булдым һәм проектның волонтерлык корпусына заявка бирдем, ди ул.
Алда волонтерларны укыту һәм тавыш бирүгә әзерлек бара. Аларның бурычы - кешеләргә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» объектлары турында сөйләү һәм 2.gorodsreda.ru порталында теркәлергә ярдәм итү.
«Кире элемтә платформасы» аша онлайн-тавыш бирү 26 апрельдә башлана һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Башинформ