+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 март 2021, 10:15

Логопед-укытучылар авылларга чыкты

Баймак районы белгечләре балаларның сөйләмен яхшырту өчен тырыша.

Баймак районы белгечләре балаларның сөйләмен яхшырту өчен тырыша.

Акыл үсеше белән беррәттән, балаларның сөйләм теле дөрес формалашу да мөһим. Чөнки телдәге кимчелекләр бала өчен күп кыенлыклар тудыра, аның акыл үсешен тоткарлый, ул үз фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алмый.

Белгечләр балаларның сөйләм дефектын вакытында төзәтмәүнең куркыныч булуын белдерә.

Бу уңайдан Баймак районы логопед-укытучылар балалар белән даими эш алып бара. Мәгариф бүлегенең эш планы нигезендә агымдагы елның 22-27 мартында, график нигезендә, логопед-укытучылар Юмаш, Акморын, Ярмөхәммәт, Ишморза, Баем, Ишбирде, Ярат, Югары Таулыкай, Муллакай, Куянтай авыллары мәктәп һәм балалар бакчаларына чыгып, сөйләме бозылган балалар белән логопед дәресләре үткәргән. Белгечләр өйдә сөйләмне автоматлаштыру буенча ата-аналарга консультация биргән, укытучылар һәм тәрбиячеләргә балаларның сөйләм теле үсеше буенча мәгълүмати буклетлар тапшырган. Шулай ук Ишмөхәммәт һәм 1нче Төркмән мәктәбе балалары өчен онлайн-дәресләр үткәргәннәр.

Фото: Баймак районы мәгариф бүлегеннән.


Читайте нас