“Роспотребнадзор” балалар лагерьлары эшенә таләпләрне йомшартты.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте covid-19 аркасында балалар ялын оештыруга кертелгән таләпләрне йомшартты.
Аерым алганда, шәһәр яны лагерьларында балалар санын 50 проценттан 75 процентка кадәр арттыру рөхсәт ителә. Ә балаларның республикадан читтә ял итүе субъектларның баш санитар табибларының уңай карарын исәпкә алып мөмкин, дип хәбәр итә Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Билгеле булуынча, балалар лагерьларында ял итүгә чикләү, коронавирус пандемиясе аркасында, 2020 елның июлендә кертелгән иде.
“Балаларның Русия субъектыннан читтә ял итүе һәм сәламәтлекләрен ныгытуы, аларның китү һәм барып урнашу урыны буенча эпидемиологик хәлне исәпкә алып, шулай ук, баш дәүләт санитар табибларының яисә аларның урынбасарларының тәкъдимнәрен исәпкә алып оештырылырга тиеш", — диелә “Роспотребнадзор” карарында.