+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 апрель 2021, 05:50

Укучы кыз мәктәптә аңын югалткан

Тикшерү барышында башка сыймаслык хәлләр ачыкланган.

Тикшерү барышында башка сыймаслык хәлләр ачыкланган.
Мәскәүнең бер мәктәбендә 7нче сыйныф укучысы ачлыктан аңын югалтып егылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 30 мартта Көнчыгыш Дегунино районындагы мәктәптә 14 яшьлек кыз дәрес вакытында аңын югалткан. Ашыгыч ярдәм табибларын чакыртып, аны дәваханәгә озатканнар. Үсмер өйдә ашарга ризык булмавы турында сөйләгән. Башкала прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлап җибәргән. Ведомство мәгълүматларына караганда, кыз Мәскәүнең Дубнинская урамында әти-әнисе белән яши, гаилә беркайда да исәптә тормаган.

Торак-көнкүреш шартларын тикшерү барышында мәктәп укучысының үз йокы урыны юклыгы, йортта азык-төлек булмавы, антисанитар яшәү шартлары булуы ачыкланган.

Прокуратура балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен, шул исәптән, гаиләнең иминлеген һәм ата-ананың гамәлләрен ачыклау буенча вәкаләтле органнарның эш-гамәлләрен бәяли.
Бу хәлне тикшерү башланган.
Фото: chehov-vid.ru
Читайте нас