Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында төрле мавыктыргыч һәм фәһемле чаралар даими үткәрелә. Моңа биредә күп еллар уңышлы эшләп килүче театр да булышлык итә.
Менә күптән түгел балалар бакчасының бәйрәмчә бизәлгән залында янә дә зур тамаша оештырылды: 8нче төркем нәниләре чираттагы әкият иленә сәяхәткә чакырды.
“Ләйсән”дә тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар бик күп әкиятләр белә. Алай гына түгел, һәр төркем елына берничә тапкыр серле сюжетларны сәхнәләштереп, дуслары, әти-әниләре хозурына тәкъдим итә.
Әкиятләрне төрле телләрдә сәхнәләштерә балалар: урысча, татарча, башкортча. Театрыбызның репертуарында “Төлке белән куян”, “Колобок”, “Шалкан”, “Алтын балык” һәм башка әкиятләр бар.
Иң тәүдә тәрбиячеләр балаларга әкиятне укып чыга, аннары әсәр буенча әңгәмә оештырыла. Кызлар һәм малайлар әкият персонажларының гамәлләренә үз бәясен бирә, аларның кайсысыннан үрнәк алырга була, ә кайсысының кылыкларын кабатламаска кирәклеге хакында фикерләре белән уртаклаша. Рольләр бүленеп бирелгәч, репетицияләр башлана.
8нче төркемгә иң кечкенә тәрбияләнүчеләребез йөри, шуңа алар белән “Тирмәкәй” әкиятен сәхнәләштердек. Нәниләр җәнлекләрнең сикерүләрен, үзләрен ничек тотуларын ярыйсы гына яхшы өйрәнде, мимикалары белән дә, интонацияләре белән дә геройларының холкын ачып салырга тырышты.
Артистларыбыз әле кечкенә, сөйләшүләре дә бик аңлаешлы булып бетмәсә дә, үзләрен сәхнәдә чын артистларча иркен тотты, рольләрен бик килештереп башкарды. Тамашачыларыбыз аларны дәртләндереп алкышларга күмде. Күңелле тамаша тәмам, пәрдәләр төште, әмма озакка түгел: тиздән безнең балалар бакчасы артистлары яңа әкият карарга чакырыр.
Резеда Хәйдәршина, тәрбияче,
Елена Карипова,
10нчы “Ләйсән” балалар бакчасының музыка җитәкчесе.
Дүртөйле шәһәре.