+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 апрель 2021, 06:10

“Әйдә! Online”

Методик семинар – алдынгы тәҗрибә мәктәбе.

Методик семинар – алдынгы тәҗрибә мәктәбе.

Күптән түгел Башкорт дәүләт уни­вер­ситетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан онлайн форматта “Полилингваль мәдәни җәмгыятьтә татар телен һәм әдәбиятын укытуда традицион һәм инновацион технологияләр” дип исемләнгән республика методик семинары үткәрелде. Рес­публиканың татар теле һәм әдә­бияты укытучылары катнашлыгында узган чара яшь буын вәкилләренең, бигрәк тә мәктәп уку­чыларының, ана телен белүләренә, өйрәнүләренә бәйле мәсьә­ләләрне чишү юлларын бергәләп эзләү, алдынгы педа­гогларның тәҗрибәләрен туплау максатыннан оештырылды.

Методик семинарда Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Бүздәк, Тәтешле, Шаран районнары, Уфа, Нефтекама, Бәләбәй, Дүр­төйле, Мәләвез, Стәрлетамак шәһәрләре мәктәпләреннән укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм педагоглары катнашты. Барлыгы 80нән артык кеше җыелды.
Семинарда Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Руслан Сөләйманов чыгыш ясап, “Әйдә! Online” интернет-порталының мөмкинлекләре турында сөйләде. “Әйдә! Online” – татар теле белән кызыксынган барлык кешеләргә дә юнәлтелгән, татар телен саклап калу максаты белән булдырылган проект. Әлеге порталда берничә юнәлеш тәкъдим ителә: телне башлангыч яки югары дәрәҗәдә белгәннәр өчен аерым курслар, татар һәм чит ил язучыларының оригиналь варианттагы һәм тәрҗемә рәвешендәге аудио әсәрләре. “Әйдә! Online” проекты төзегән фото-видео-аудиоматериаллар сүзлек запасын баетырга ярдәм итә, көндәлек тормышта хезмәттәшләр һәм дуслар белән аралашканда гыйбарәләрне дөрес кулланырга өйрәтә.
Конференция барышында катнашучылар ана телен өйрәнүгә юнәлтелгән күптөрле интернет-ресурслар барлыгын белде. Мисал өчен, “ЯКласс” – мәктәп программасын үзләштерүдә ярдәм итүче укучылар, укытучылар һәм ата-аналар өчен нигезләнгән белем бирү интернет-ресурсы. Сайтта Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Ахунова тарафыннан “Татар теле” фәне буенча биремнәр төзелә башлаган. Әлеге бүлек үз эченә төрле темаларны, тестларны һәм биремнәрне ала. Һәр биремнең уникаль варианты һәм чишү алымнары бар, алар балага материалны үзләштерергә һәм үз хаталары өстендә эшләргә ярдәм итә.
Семинарда Бакалы, Дүртөйле, Нефтекама, Бүздәк, Бәләбәй укытучыла­рының чыгышлары фәһемле һәм кызыклы булды.
Очрашу азагында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларын оештыруга, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту сәгатьләренә карата сораулар күтәрелде.
Методик семинар эшендә студентлар да катнашты. Безнең гомуми фикер: семинар кызыклы үтте, һәр чыгышта безнең игътибарны җәлеп итәрдәй мәгълүматлар бирелде. 3нче курс талибәсе Зәлия Әһәдуллинаның фикерен китерик: “Семинарда күп чыгышлар ясалды, төрле фикерләр, яңа идея­ләр яңгы­рады. Татар теле укытучыларының тәҗрибәсен тыңлау үзем өчен файдалы ачышлар ясарга ярдәм итте. Методик семинарны оештыручы кафедра укытучыларына һәм чыгыш ясаучыларга булачак педагоглар исеменнән рәхмәтемне белдерәм”.

Ләйсән Катиева,
“Педагогик белем бирү” юнәлеше буенча белем алучы 3нче курс талибәсе.


Читайте нас