Легендар спортчы джиу-джитсу һәм грэпплинг буенча үз мәктәбенең филиалын ачу турында хәбәр итте.
Уфаның 160нчы лицеенда танылган спортчы, джиу-джитсу һәм грэпплинг буенча дөнья чемпионы Джефф Монсон белән күнегүләр һәм яшьләр лидерлары белән әңгәмә узды. Чаралар “Урам балалары” проекты кысаларында ”Бердәм Русия” төбәк бүлеге ярдәме белән оештырылды.
Проект балаларның үз остазларын табуына юнәлдерелгән, чөнки күп кенә балалар буш вакытларын ничек үткәрергә белми. Беренче чиратта, ул авыр үсмерләр белән эшләүне күз уңында тота.
Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр палатасы рәисе Зарина Газизова 8нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Ул үзенең ничек иҗтимагый активист булып китүе турында сөйләде, балаларга курыкмаска һәм үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карарга киңәш итте.
"Иң мөһиме — эшне башларга курыкмагыз. Мин үзем мәктәптә экологик хәрәкәттә башлангыч күрсәттем. Хәзер моның балаларча беркатлы идеяләр булуын искә төшерәм, тик ул вакытта хуплаган өлкәннәр табылуы аркасында миңа бәхет елмайды. Мондый ярдәм булгач, мин туктамадым, үземә бикләнмәдем, ә алга таба үсеш алдым, яңа, җитдирәк проектлар булдыра башладым. Без бүген ярдәм кулын сезгә сузарга телибез. Үз идеяләрегез белән килегез, без аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез”, — диде Зарина Газизова укучыларга.
“Юнармия”нең төбәк бүлеге штабы җитәкчесе Арсен Зиннәтуллин актив балаларны КВН командасына керергә чакырды, ә сәхнәгә әзер булмаганнар өчен киберспорт буенча турнирлар үткәрелүен белдерде.
Әңгәмәдән соң балаларны спорт залында легендар Джефф Монсон белән очрашу көтә иде, ул алар өчен осталык дәресе үткәрде, джиу-джитсу һәм грэпплинг буенча үз мәктәбенең филиалын ачу турында хәбәр итте. Балалар искиткеч тәэсирләр һәм кыйммәтле киңәшләр алды.
"Колгуевский бистәсе шактый яңа, шуңа күрә бездә шөгыльләнү өчен урыннар аз. Джефф Монсонның күрсәтмә чыгышлары балаларда спортка карата кызыксыну уятыр, бу аларга үз юлларын табарга һәм уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер дип өметләнәм. Безнең үсмерләр урамда бушка вакыт уздырып йөрмәячәк, ә спорт белән шөгыльләнәчәк", — диде 160нчы лицей директоры Илдар Нәбиуллин.