“Иң мөһиме — җиһазлар буш торырга тиеш түгел, шул ук вакытта табиб–стоматолог та табарга кирәк. Бу балалар стоматологлары булмаган авыллар өчен бик мөһим. Республиканың 62 мәктәбендә “Мәктәпләрдә спорт көрәше” программасы гамәлгә кертелгән инде, анда тренерлар бар, бюджет исәбенә келәмнәр, спорт формасы алынган. Миңа мәгариф министры хәбәр итүенчә, 2024 елда 200 мәктәптә көрәш буенча секцияләр барлыкка киләчәк. Бу без спорт мастерлары әзерләргә бурыч куйганбыз дигән сүз түгел, иң мөһиме — укучыларыбызның гомумфизик әзерлеге, аларның сәламәтлеген ныгыту”, — диде Радий Хәбиров.