Мәгарифне үстерүдә тагын нинди башлангычларга нигез салырга мөмкин?
9 апрель көнне Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш!” өченче форумының пленар утырышында катнашты. Анда дискуссия мәйданчыклары вәкилләре төп эшкә йомгак ясады һәм фикер алышулар барышында эшләнгән тәкъдимнәрне әйтте.
Пленар утырыш модераторы, республика Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Русия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән “Мәгариф” гомумдәүләт проектының төп идеясе турында искә төшерде.
- Русия мәктәбе 2024 елга дөньядагы иң яхшы белем бирү системалары унлыгына керсен өчен белем бирү сыйфатын арттырырга кирәк, - диде вице-премьер. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк системасын үстерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде, ул укытучылар һәм ата-аналар өчен уңайлы ярдәмче булачак.
- Санлы мәйданчык өлгереш, бала туклануының хәвефсезлеге һәм сыйфаты турында диалог, фикер алышу һәм мониторинг өчен урын булачак. Ул шулай ук укучының һөнәри күнекмәләрен формалаштыру буенча тәкъдимнәр алырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Айбулат Хажин.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе «Челтәр мәктәбе» проекты турында сөйләде. Сүз уку йортлары базасында көчле педагогик кадрлар булган 30 алдынгы белем бирү мәйданчыгы оештыру турында бара, аларның йогынтысына башка мәктәпләр эләгәчәк.