+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 Апреля 2021, 14:20

Алга, Башкортстан!

12 апрельдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финал ярышларына кадәр 100 көн калуны башлап җибәрде.

12 апрельдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финал ярышларына кадәр 100 көн калуны башлап җибәрде.

Тантанада Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) генеральный директоры Роберт Уразов катнашты.

- Бүген, Космонавтика көнендә, без Башкортстан башкаласында 21-25 июльдә узачак Яшь профессионаллар беренчелегенә кадәр вакытның көннәрен саный башлыйбыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Безнең өчен бу - зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Яшь профессионаллар командасын сәламлим - бу ачык, компетентлы яшүсмерләр, Башкортстанның киләчәге. Алар республикабызның дан флагын яңа биеклеккә күтәрер дип ышанам. Барыгызга да уңышлар телим!

Роберт Уразов Уфаның алда торган чемпионатны югары дәрәҗәдә уздырачагына ышаныч белдерде.

- Башкортстан командасына ярышларның ачык хуҗалары булырга һәм аларда уңышлы чыгыш ясауларын телим. Югарырак үрләргә омтылыгыз. Бернинди дә чикләр юк! – диде ул.

Видеоэлемтә буенча тантанада катнашучыларга Русия Герое, очучы-космонавт Сергей Ревин мөрәҗәгать итте.

- Яшь профессионалларга шәп узачак фестиваль көннәре телим. Тормышта югары очышлар, кызыклы һәм мөһим ачышлар! Бары җиңүгә генә өметләнегез. Алга, Башкортстан! - диде космонавт.

Фото: Ример Насретдинов
Читайте нас