+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 апрель 2021, 17:00

“Артек” үзебездә дә булачак!

Илеш районында яңартылган пионер лагере ишекләрен ачачак.

Илеш районында яңартылган пионер лагере ишекләрен ачачак.

"Башкортстан “Артегы” — Илеш районындагы яңартылган “Орленок" пионер лагере җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлануга файдалануга тапшырылачак. Бу хакта бүген, 12 апрельдә, Хөкүмәттә узган оператив киңәшмә барышында Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин хәбәр итте.

Әлеге вакытта лагерьда бизәкләү эшләре бара. Язгы каникулларда сынау рәвешендә балалар ял иткән инде. Лагерьны 3 июньдә — җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлануга тапшырырга планлаштыралар.

Территориядә 216 балага исәпләнгән барлык кирәкле бүлмәләр һәм уен зоналары булган йокы корпусы төзелгән. Киләчәктә лагерь ел әйләнәсенә балаларны кабул итәргә мөмкин.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗинга районнарда лагерьларның торышын өйрәнергә һәм, кирәк булганда, бу тәҗрибәне киңрәк җәелдерергә кушты.

“Башлангыч начар түгел, аларга финанс ярдәме күрсәтергә, объектлар өстәргә, спорт зонасын булдырырга кирәк. Бу - беренче проект, һәм яхшы лагерьларның кайда булуын карарга кирәк. 2024 елга кадәр системаны үстерергә, ел буе эшли торган лагерьлар булдырырга кирәк”, — диде Радий Хәбиров.

Ул шулай ук сменаның эчтәлекле өлешенә зур игътибар бирергә, ә эшкә иң яхшы белгечләр килүе кирәклеген ассызыклады.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, җәй көне, ковид буенча СанПиН таләпләрен исәпкә алып, 2385 шәһәр читендәге, мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары (107 — шәһәр читендәге, 1364 – мәктәп яны, 914 хезмәт һәм ял лагерьлары) эше планлаштырыла, шулай ук аз чыгымлы ял итү формаларының 3486 чарасы планлаштырылган.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас