+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 апрель 2021, 11:15

Балаларның җәйге ялы быел ничек оештырылачак?

Бу мәсьәләгә Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин ачыклык кертте.

Бу мәсьәләгә Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин ачыклык кертте.

Агымдагы елның 27 мартыннан барлык типтагы балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмаларының эшчәнлеге яңадан тергезелде.

Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия муниципалитетларда сәламәтләндерү эшләре торышын өйрәнү буенча оператив төркемнәр исемлеген һәм баланың сәламәтләндерү оешмасында бер көн яшәү бәясен раслады (шәһәр яны лагеренда - 902,4 сум, мәктәп яны көндезге һәм балалар хезмәт һәм ял лагерьларында - 120,3 сум).

Якынча мәгълүматларга караганда, быел сәламәтләндерү кампаниясен оештыруга берләштерелгән бюджет 2 миллиард сумнан артык тәшкил итә.

— Язгы каникуллар чорында 317 мәктәп яны һәм шәһәр читендәге 8 лагерь эшләде, аларда 21 194 бала ял итте. Бу чорда без #КаникулыДетиБашкортостана проектын уңышлы тормышка ашыра башладык. Балаларның ял һәм сәламәтләндерү объектларын җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерләү актив алып барыла. Якынча мәгълүматларга караганда, җәй көне, ковид буенча СанПиН таләпләрен исәпкә алып, 2385 шәһәр читендәге, мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары (107 — шәһәр читендәге, 1364 – мәктәп яны, 914 хезмәт һәм ял лагерьлары) эше планлаштырыла, шулай ук аз чыгымлы ял итү формаларының 3486 чарасы планлаштырылган, — дип белдерде министр.

Айбулат Хаҗин әйтүенчә, быел барлык ял төрендә 319 меңнән артык баланың (319 760 кеше) сәламәтлеген ныгыту планлаштырыла. Ел саен лагерьлар реестры яңартыла, агымдагы елның 1 маена бу реестр формалаштырылачак һәм Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылачак. Бүгенге көнгә реестрда гамәлдәге санэпидемия нәтиҗәләренә ия булучы 1161 балалар лагере бар.

Фото: kakprosto.ru
Читайте нас