+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 апрель 2021, 09:10

БДИда ярдәм итсәң...

Ата-аналардан ришвәт алучыга 750 мең сум акчасын чыгарып салырга туры киләчәк.

Ата-аналардан ришвәт алучыга 750 мең сум акчасын чыгарып салырга туры киләчәк.


Ырынбур өлкәсенең Асекеевск районында яшәүче хатын имтихан тапшырырга ярдәм итәргә дип чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарыннан ришвәт алган өчен 750 мең сум күләмендә штрафка тарттырылган. Бу хакта төбәк Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Ведомство мәгълүматлары буенча, хатын мәктәп укучылары өчен имтихан, шул исәптән БДИ оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан. 2018 елның июнендә ул өченче затларга чыгып, ике укучыга имтихан тапшыруда ярдәм иткәне өчен чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарыннан барлыгы 50 мең сум акча алган.

Богырыслан район суды аны законсыз гамәлләр кылган өчен ришвәт алуның ике очрагы буенча гаепле дип тапкан.

Суд бу ханымга, 3 елга хакимият вәкиле функцияләрен гамәлгә ашыру белән бәйле дәүләт хезмәте һәм урындагы үзидарә органнарында дәүләт хезмәте вазыйфасын биләп тору хокукыннан мәхрүм итеп, 750 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.


Фото: activityedu.ru
Читайте нас