Бүздәк районының Каран мәктәбендә республика Башлыгы гранты бәйгесендә җиңү яулаган проект тормышка ашырыла.
Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә республика Башлыгы гранты конкурсында агымдагы елда 38 оешма җиңүче дип табылды. Җиңүче проектлар республиканың тугыз муниципалитеты тарафыннан тәкъдим ителгән, шуларның 24е – Уфа, ике проект — Сибай, ике проект — Ишембай, Дәүләкән, Иглин, Чишмә, Бүздәк, Бишбүләк районнарыннан һәм Күмертаудан берәр проект.
Республика халыкларының туган телләрен үстерү һәм популярлаштыру яңа заманча һәм кызыклы форматлар ала. Проектлар арасында — башкорт телендә “Балалар” анимацион видео-китаплары, “Яңа моң” вокаль талант-шоуы, башкорт телендә “ЖиТЕЛь” мәктәп милли театр студиясе һәм татар телендәге “Салават күпере” курчак театры проектлары да бар.
Бүздәк районының Каран авылында республика Башлыгы грантына булдырылган курчак театры һәм андагы тырыш, чәмләнеп эшләүче укытучылар, сәләтле укучылар белән без дә танышып кайттык. Җиңү китергән проектны конкурска мәктәп директоры Айрат Мансуров һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова тәкъдим иткәннәр.
— Сыйныфтан тыш уку дәресләренең бер юнәлеше — укучыларны театр эшчәнлеге белән дә таныштыру. Безнең мәктәптә курчак театры күптән эшләп килә иде. Балаларның үз куллары белән курчак тегеп, тырышып-тырышып рольләрне өйрәнүен күреп, аны алга таба үстерү теләге белән күптән янып йөри идек. Ләкин бу башланган эш берничә ел кичектерелде. Моның сәбәпләре дә бар иде, әлбәттә, чөнки мәктәптә капиталь ремонт эшләнде. Бер ел дәвамында күрше Әмир авылы мәктәбенә йөреп укыдык. Аннары пандемия аркасында дистанцион укытуга күчәргә туры килде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан республиканың дәүләт телләрен һәм анда яшәүче халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грант булдыруын белгәч, без дә катнашып карарга уйладык һәм җиңүчеләр арасына кердек. “Салават күпере” курчак театрын баетуга, җанландыруга нәкъ менә грант ярдәмгә килде, — ди Айрат Флүр улы.
Мәктәптә проект февраль башыннан ук тормышка ашырыла башлаган. Иң беренче чиратта, курчак театры өчен сценарийлар сайлаганнар, 4-6нчы сыйныф укучылары арасында рольләр бүленгән. Сәхнәләштерү өчен Илгиз Зәйниевның “Кәҗә белән сарык һәм башкалар”, Факиһә Тугызбаеваның “Гага энә белән кое казый” һәм “Салават күпере” әкиятләрен сайлаганнар. Проект кысаларында оста тегүче Наилә Саидова курчак тегү буенча укучылар белән осталык дәресе дә үткәргән.
— Курчак белән эшләү, әлбәттә, аны “терелтү” бик зур тырышлык таләп итә. Артистлык осталыклары белән бүлешү максатында без Бүздәк районы Әмир халык театры артистларын: авыл мәдәният йортында 25 елдан артык сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, бүгенге көндә дә сәхнәдә берсеннән-берсе матур образлар тудырган Зөлфирә Мансурова, театрның режиссеры Эльза Хәбибова һәм Зөһрә Әскарованы очрашуга чакырдык. Зөлфирә Мансурова 1968 елда оешкан театр тарихы белән таныштырды, Эльза Хәбибова театр коллективы яулаган уңышлар, аның репертуары турында сөйләде. Ә Зөһрә Әскарова исә беренче тапкыр ничек театр сәхнәсенә аяк басуы, образ өстендә ничек эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, — дип сөйли Зөлфия Җәмил кызы.
Очрашу барышында Каран мәктәбенең яшь артистлары безгә Факиһә Тугызбаеваның “Гага энә белән кое казый” һәм “Салават күпере” спектакльләрен уйнап күрсәтте. Искиткеч матур декорацияләр, сәхнә, заманча бизәлеш, чагу курчаклар әллә каян күз явын алып тора. Балалар һәркайсы үз ролен оста итеп башкара, тавышлары чатнап тора, саф татар телендәге сөйләмнәре күңелгә үтеп керә. Әлбәттә, бу проектны тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурованың хезмәте, тырышлыгы, үзенең дә иҗади күңелле педагог булуы ачык чагыла.
Аларның бу проектка кагылышлы планнары байтак әле: татар халкының милли бизәкләрен, гореф-гадәтләрен кертү, татар калфагын тегергә өйрәтү буенча осталык дәресләре үткәрергә ниятлиләр. Мәктәпләрдә менә шундый янып эшләүче, чәмле, талантлы укытучылар булганда укучыларга сәләтләрен үстерергә, туган телебезне өйрәнергә мөмкинлек һәрвакыт булачак.