+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 апрель 2021, 13:30

Ярыш укытучы истәлегенә багышланды

Баймак районының Темәс мәктәбендә волейбол ярышлары узды.

Баймак районының Темәс мәктәбендә волейбол ярышлары узды.

Баймак районының Темәс мәктәбендә тарих укытучысы Юлай Мусин истәлегенә багышланган чара узды. Анда ветераннар, Урал аръягы укытучылары, мәктәп коллективы, өлкән сыйныф укучылары һәм Юлай Исмәгыйль улы Мусин гаиләсе катнашты.

Тарих укытучысы, спортчы, авыл һәм районның актив җәмәгать эшлеклесе турындагы җылы хатирәләре белән аның курсташы, әлеге ярышта катнашучы Г. Байегетов уртаклашты.
Аннары ярышлар башланды. Бик яхшы физик формада булган уенчылар җанатарларга матур һәм мавыктыргыч уен күрсәтте.
Нәтиҗәдә, Әскәр авылы командасы җиңү яулады. Калган командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: икенче урынны - Иске Сибай авылы командасы, өченче урынны — темәслеләр, дүртенче урынны — Нигъмәт зонасы командасы, бишенче урынны — ветераннар — Себер чик сакчылары командасы яулады.
Оештыручылар мондый чара ел саен уздырылыр, ә Юлай Исмәгыйль улы Мусин турындагы истәлек һәрвакыт йөрәкләрдә яшәр, дигән ышаныч белдерде.

Фото: “Баймакский вестник”
Читайте нас