Урыс теле буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Уфада узды.
Күрү сәләтеннән мәхрүм укучы беренче тапкыр урыс теле буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры булды.
Мәскәүнең 1нче мәктәп-интернаты укучысы Андрей Якубой урыс теле буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры булды. Бу хакта Мәскәүдәге Педагогик осталык үзәгенең инклюзив проектлар бүлеге хезмәткәре Елена Горелик “Фейсбук”тагы үз битендә хәбәр итә.
“Андрей Якубой — урыс теле буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры! Күрү сәләтеннән мәхрүм булган укучы беренче тапкыр призер булды! Төрле этапларда ярдәм итүчеләргә рәхмәт: укыткан, җайлаштырган, шартлар тудырган, янәшәдә булган!” — дип язган Горелик.
Мәскәү мэрының рәсми сайты мәгълүматлары буенча, Якубой биремнәрне электрон рәвештә башкарган.
Урыс теле буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы 7-12 апрельдә Уфада узды. Анда илнең 69 төбәгеннән 300дән артык укучы катнашты.
Бөтенрусия олимпиадасында ике тур нәтиҗәләре буенча Стәрлетамак шәһәренең 1нче гимназиясе укучысы да призер булды.