Мәктәбебез хакында сүз чыккан саен без аларны тирән юксыну белән искә алабыз.
Гасырлар дәвамында Балтач районының кечкенә Мишәр авылы балаларына аң-белем, тәрбиянең беренче нигез ташы аның башлангыч мәктәбендә бихисап укытучылар тарафыннан салына. Бүген сүз авылның мәгърифәтче укытучылары Заһидә Гаскәрова һәм Зифа Әхиярова турында.
Заһидә апа (1932-73) Кушнаренко районының матур табигатьле Акбаш авылында туа. 1947 елда Бөре татар педучилищесын тәмамлый. 1951 елдан Мишәр авылы башлангыч мәктәбендә укытучы, директор буларак эш башлый. Ә Зифа апа (1930-84) – Чакмагыш районының, җырларда җыр-ланган ямьле Чәрмәсән елгасы буенда урнашкан Иске Йомран авылы кызы. Кушнаренко педучилищесын тәмамлаган яшь кыз юллама буенча Балтач районына эшкә җибәрелә. Хезмәт юлын Тимкә авылында башлый һәм арытаба 1952 елдан Мишәр авылында дәвам итә.
Тарих битләренә күз салсак, алар эшләгән 50-70нче еллар яшьләргә мәҗбүри сигезьеллык гомуми белем бирүдән урта белем алуга күчүне тормышка ашыру өчен көрәш барган дәвергә туры килә. Заман укытуның сыйфатын моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрү – “класста калдыру” чорыннан 100 процент өлгерешкә ирешүне бурыч итеп куя. Башка укытучылар кебек үк, Заһидә һәм Зифа апалар да бу көрәштә була. Олы йортка ни кирәк, кечегә дә шул кирәк, диләр. Кө-нозын мәктәп эше. Аны капиталь төзекләндерүдән алып, укый-яза белмәгән авыл балаларына белем-тәрбия бирү, тәнәфесләрдә – ашату, яшелчә-җимеш бакчасын карап тоту, кышларын зур бинаны җылыту өчен утын кайгырту, идән-түшәмнәрне юуга, буяуга кадәр укытучылар иңендә була. Бу урында алар янәшәсендә җиң сызганып хезмәт салган җыештыручылар Халидә апа Мөкыймовага һәм Флүрә апа Шәри-повага да рәхмәтләр әйтәсе килә. Район җитәкчеләренең мәктәпне башкаларга даими үрнәк итеп куюлары, әл-бәттә, гомум тырышлыкның нәтиҗәсе.
Моннан тыш, колхоз тормышы... Һәр ике укытучы – агитатор, авыл сәхнәсендә укучылары белән бәйрәмнәрне үткәрүче “артистлар”, чыгыш тотучылар. Ә Заһидә апа – өстәвенә, Яңа Балтач авыл Советы депутаты.
Ә аларның ел әйләнәсенә пычрак юлларны, җил-бураннарны ера-ера, әле – күрше Тутагач авылы мәктәбенә, әле – күршедәге авыл Советына, әле Балтачка җәяү йөрүләре күзләрне яшьләндерә...
“Өйдә әнкәйне аз күрә идек, шунысы кыен иде. Бервакыт аны каядыр барырга чакырган кәгазьне мичкә яктык. Өйдән чыгарасы килмәгәндер инде,” – дип, әнисен кызганып, бүген дә искә ала Заһидә апаның кызы Лира.
Заһидә апа — минем үземнең дә беренче яраткан укытучым. Ул минем күңелемдә – үтә таләпчән, әмма гадел, укучыларына барлык йөрәк җылысын, тырышлыгын биреп эшләгән Укытучы...
Балаларны хәреф танырга, карага манып язарга өйрәткән Зифа апабыз да – районыбызда һәм республикабызда хезмәте, яшәү рәвеше белән абруй казанган шәхес. Аның алдынгы эш алымнары “Башкортостан укытыусыһы” журналында, “Кызыл таң” гәзитендә һәм башка матбугат басмаларында да чагылыш тапты.
“Сөеклебез кешеләргә дә ярдәмчел, ихлас булды. Үзе белгәннәре белән уртаклашып, өлкәннәрдән үрнәк алып яшәде. Укучылары да яраткандыр инде, гел генә хәлен белергә киләләр иде”, – ди сөекле кызы Лена.
Заһидә Гаскәрова авылыбызның хөрмәтле кешесе Фәметдин Әүхәт улы белән – ике кыз, бер улга, Зифа Әхиярова затлы нәселдән чыккан Зөфәр Сибгать улы белән өч кызга гомер бүләк иттеләр. Һәр ике гаилә өр-яңа ни-гездә йорт-кура тергезергә дә, мал-туар, кош-кортлар үрчетергә дә өлгерде.
Яраткан мәктәбебез әле булса күз алдында... Ул гөл-чәчәкләргә күмелгән, сап-сары диварлы, сап-сары идән-түшәмле. Колакта – җиз кыңгырау моңнары... Ә авылыбыз күгендә, балалар күңелендә укытучыларыбыз – гүя, көннән-көн яктырак янучы йолдызларыбыз...
Флидә Әскарова,
Башкортстанның атказанган укытучысы, Балтач районының шәрәфле шәхесе.