+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 апрель 2021, 10:40

Ике елда — 45 мең бюджет урыны

Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында югары уку йортларына ярдәм итүне бурыч итеп куйды.

Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында югары уку йортларына ярдәм итүне бурыч итеп куйды.

Киләсе ике елда Русия югары уку йортларында 45 мең бюджет урыны ачылачак, аларның 70 проценттан да ким булмаган өлеше чыгарылыш сыйныф укучылары кирәк булган төбәкләргә тапшырылачак. Йөздән дә ким булмаган югары уку йорты технопарклары ачу, уку базасын яңарту һәм башка мөһим эшләр өчен 100 миллион сумнан башлап грантлар алачак. Мондый ярдәм дәүләт югары уку йортларына күрсәтеләчәк.

"2024 елга кадәр Русия гражданлык, шул исәптән фундаменталь тикшеренүләргә 1,6 триллион сум акча юнәлтәчәк. Бездә санитар, биологик хәвефсезлек өлкәсендә ышанычлы терәк булырга тиеш. Без вакциналар җитештерү мөмкинлекләренең тулы спектрына ия булырга тиеш. Куркыныч инфекция барлыкка килгән очракта, Русия дүрт көн эчендә нәтиҗәле тест системалары һәм иң кыска вакыт эчендә — үз вакцинасын булдырырга тиеш. Бу мәсьәләләр 2030 елга хәл ителергә тиеш”, — диде Владимир Путин.

Фото: tulapressa.ru
Читайте нас