+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 апрель 2021, 10:40

Чыгарылыш кичәләре быел ничек үтәчәк?

Былтыр унберенчеләр өчен бу чара дистанцион форматта узган иде.

Былтыр унберенчеләр өчен бу чара дистанцион форматта узган иде.

Русия Мәгариф министрлыгы җитәкчесе Сергей Кравцов, агымдагы елда, “Роспотребнадзор” таләпләрен исәпкә алып, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узачак, дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт таләпләрен исәпкә алып, чыгарылыш кичәләре узар дип өметләнәбез. Әлбәттә, без чир таралуны булдырмас өчен “Роспотребнадзор” тарафыннан күрсәтелгән барлык чараларны да үтәргә тиеш”, — дип белдерде Кравцов.

Ул хәбәр иткәнчә, Мәгариф министрлыгы коронавирус пандемиясе аркасында уку елын вакытыннан алда тәмамларга җыенмый һәм БДИны билгеләнгән вакытта үткәрергә өметләнә.

Фото: © Iakov Filimonov/123RF.COM
Читайте нас