Президент Владимир Путин тәкъдиме белән югары уку йортларында зур эшләр башкарылачак.
Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында педагогик вузларны ремонтлау һәм җиһазландыру өчен өстәмә 10 миллиард сум акча бүлеп бирергә тәкъдим итте.
“Безнең педагогик вузларны капиталь ремонтлау һәм җиһазлау өчен якындагы ике елда өстәмә рәвештә 10 миллиард сум акча бүлеп бирергә тәкъдим итәм”, — диде Путин.
Президент, шулай ук, Хөкүмәткә булачак укытучыларны әзерләүгә аерым игътибар бирергә кушты, чөнки илнең киләчәге аларга бәйле.
“Мәктәпләргә шулай ук сыйныф җитәкчеләренең чын ярдәмчеләре, остазлар һәм тәрбиячеләр булачак, мәктәптә балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы проектлар оештырачак белгечләр килергә тиеш”, — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.