Безнең укучылар Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадада катнаша.
Агымдагы елның 20-23 апрелендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада уза. Әлеге бәйгедә Башкортстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан 8-11нче сыйныфларда белем алучы 44 укучы катнаша. Укучылар татар теле һәм әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма тур узды, проект эшен яклады.
Күптән түгел Казанда узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсында җиңүче Нефтекама укытучысы Галия Корбанова олимпиадага иң тырыш ике укучысын алып барган. Республика, төбәкара бәйгеләрдә туган тел буенча тирән белемнәрен күрсәткән 11нче сыйныф укучысы Аделина Гыйләҗева һәм 8нче сыйныф укучысы Вилдан Бәхтияров Халыкара олимпиадада да яхшы нәтиҗәләр күрсәткәндер дип өметләнәбез. “Укучыларым белән һәрчак горурланам, аларга туган тел бәйгеләрендә яңадан-яна унышлар теләп калам”, — ди укытучылары.