Бүздәк районының Каран мәктәбендә республика Башлыгы грантына бәйгедә җиңү яулаган проект тормышка ашырыла.
Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә республика Башлыгы грантына конкурста агымдагы елда 38 оешма җиңүче дип табылды. Җиңүче проектлар республиканың тугыз муниципалитеты тарафыннан тәкъдим ителгән, шуларның 24е – Уфа, ике проект — Сибай, ике проект — Ишембай, Дәүләкән, Иглин, Чишмә, Бүздәк, Бишбүләк районнарыннан һәм Күмертаудан берәр проект.
Республика халыкларының туган телләрен үстерү һәм популярлаштыру эше заманча һәм кызыклы форматлар ала. Проектлар арасында – башкорт телендә “Балалар” анимацион видео-китаплары, “Яңа моң” вокаль талант-шоуы, башкорт телендә “ЖиТЕЛь” мәктәп милли театр студиясе һәм татар телендәге “Салават күпере” курчак театры проектлары да бар.
Бүздәк районының Каран авылында республика Башлыгы грантына булдырылган курчак театры һәм андагы тырыш, чәмләнеп эшләүче укытучылар, сәләтле укучылар белән без дә танышып кайттык.
Җиңү китергән проектны конкурска мәктәп директоры Айрат Мансуров һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова тәкъдим иткәннәр.
– Сыйныфтан тыш уку дәресләренең бер юнәлеше – укучыларны театр эшчәнлеге белән дә таныштыру. Безнең мәктәптә курчак театры күптән эшләп килә иде. Балаларның үз куллары белән курчак тегеп, тырышып-тырышып рольләрне өйрәнүен күреп, аны алга таба үстерү теләге белән күптән янып йөри идек. Ләкин бу башланган эш берничә ел кичектерелде. Моның сәбәпләре дә бар иде, әлбәттә, чөнки мәктәптә капиталь ремонт эшләнде. Бер ел дәвамында күрше Әмир авылы мәктәбенә йөреп укыдык. Аннары пандемия аркасында дистанцион укытуга күчәргә туры килде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан республиканың дәүләт теллә-рен һәм анда яшәүче халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәл-телгән грант булдырылуын белгәч, без дә катнашып карарга уйладык һәм җиңүчеләр арасына кердек. “Салават күпере” курчак театрын баетуга, җан-ландыруга нәкъ менә грант ярдәмгә килде, – ди Айрат Флүр улы.
Мәктәптә проект февраль башыннан ук тормышка ашырыла башлаган. Иң беренче чиратта, курчак театры өчен сценарийлар сайлаганнар,
4-6нчы сыйныф укучылары арасында рольләр бүленгән. Сәхнәләштерү өчен Илгиз Зәйниевның “Кәҗә белән сарык һәм башкалар”, Факиһә Тугызбаеваның “Гага энә белән кое казый” һәм “Салават күпере” әкиятләрен сайлаганнар. Проект кысаларында оста тегүче Наи-лә Саидова курчак тегү буенча укучылар белән осталык дәресе дә үткәргән.
– Наилә ханым – һөнәре буенча тегүче. Матурлыкка омтылу, гади әйберләрдән могҗиза тудыру сәләте аңа балачактан килә. Кул астындагы әйберләрдән күз явын алырлык уенчыклар тегә ул. Үзенең осталыгын безнең укучылар белән дә теләп бү-леште. Осталык дәресендә катнашучыларны курчак төрләре белән таныштырды, аннары курчак тегү өчен материаллар сайладылар. Наилә ханым укучыларга, курчакны тегә башлаганчы иң мөһиме – сез аны яратырга тиешсез, нинди кәеф белән тегәсез, курчагыгыз да шулай булачак, дип киңәш итте. Курчак белән эшләү, әлбәттә, аны “терелтү” бик зур тырышлык сорый. Артистлык осталыгы белән бүлешү максатында без Бүздәк районының Әмир халык театры артистларын: авыл мәдәният йортында 25 елдан артык сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, бүген дә сәхнәдә берсеннән-берсе матур образлар тудыручы Зөлфирә Мансурова, театрның режиссеры Эльза Хәбибова һәм Зөһрә Әскарованы очрашуга чакырдык. Зөлфирә Мансурова 1968 елда оешкан театр тарихы белән таныштырса, Эльза Хәбибова театр коллективы яулаган уңышлар, аның репертуары турында сөйләде. Ә Зөһрә Әскарова исә, беренче тапкыр ничек театр сәхнәсенә аяк басуы, образ өстендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, – ди Зөлфия Җәмил кызы.
Очрашу барышында Каран мәктә-бенең яшь артистлары безгә Факиһә Тугызбаеваның “Гага энә белән кое казый” һәм “Салават күпере” спектакльләрен уйнап күрсәтте. Искиткеч матур декорацияләр, сәхнә, заманча бизәлеш, чагу курчаклар әллә каян күз явын алып тора. Балалар һәркайсы үз ролен оста итеп башкара, тавышлары чатнап тора, саф татар телендәге сөйләмнәре күңелгә үтеп керә. Укырга яратмаган кечкенә каз бәбкәсе Гага – Илиза Заһидуллина, аның әнисе Кыйгак – Алина Ергизова, тырыш аю – Булат Хәмидуллин, хәйләкәр дә, яр-дәмчел дә төлке – Арина Гәрәева, укырга өндәүче Илмир Хәбибрахманов, кое ролендә Ильяс Вафин – укучыларның һәркайсы ролен тиешле дәрәҗәдә башкара, яшь артистларга сокланмыйча мөмкин түгел иде. Әлбәттә, бу проектны тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурованың хезмәте, тырышлыгы, үзенең дә иҗади күңелле педагог булуы ачык чагыла.
Аларның бу проектка кагылышлы планнары байтак әле: татар халкының милли бизәкләрен, гореф-гадәтләрен кертү, татар калфагын тегәргә өйрәтү буенча осталык дәресләре үткәрергә ниятлиләр. Мәктәпләрдә менә шундый янып эшләүче, чәмле, талантлы укытучылар булганда укучыларга сәләтлә-рен үстерергә, туган телебезне өйрәнергә мөмкинлек һәрвакыт булачак.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.