"Башкорт теле буенча халыкара диктант"ны оештыручылар йомгак ясады.
«Башкорт теле буенча халыкара диктант» акциясендә республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре, Русиянең 18 төбәге һәм дөньяның 13 иле катнашты. Башкортлар корылтаенда әнә шундый мәгълүматлар яңгырады.
Русия төбәкләре арасында — Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Сочи, Чиләбе, Ырынбур, Мәскәү, Саратов, Самара, Курган, Свердловск, Мурманск өлкәләре, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округлары, Пермь, Алтай, Приморье крайлары, Саха (Якутия) һәм Татарстан.
Чит илләрдә яшәүче якташлардан 7504 эш кабул ителгән. Алар - Үзбәкстан, Таҗикстан, Испания, Швейцария, Германия, Бөек Британия, Италия, Франция, Канада, Казахстан, Төркия, Польша, АКШ халкы.
Барлыгы 321 782 кеше диктант язган. Аларның 159 510ы - башлангыч тел белү дәрәҗәсенә ия, 106 794е - ирекле, 55 478е - башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язган.
Акциядә иң кечкенәсе - Айгөл Арсланбәковага 5 яшь, ул Күгәрчен районыннан. Ә иң өлкән катнашучы - Уфадан 90 яшьлек Ләлә Биишева.
Диктант-2021дә катнашучы һәр кешегә сайттагы шәхси кабинетка яки электрон почтага электрон сертификат җибәреләчәк.
Фото: Башинформ