+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 апрель 2021, 09:23

"Яшел беретлар" - Борайда!

Борай районының 2нче гимназиясендә зур концерт узды. Аны укучылар өчен республикада гына түгел, илебез күләмендә билгеле "Яшел беретлар" ансамбле куйды.

Борай районының 2нче гимназиясендә зур концерт узды. Аны укучылар өчен республикада гына түгел, илебез күләмендә билгеле "Яшел беретлар" ансамбле куйды.

"Яшел беретлар" вокаль-инструменталь ансамбле инде ике дистә елдан артык эшли. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше - үсеп килүче буынны чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү. Бу максатта "Яшел беретлар", бөтен илебез буйлап мәктәпләрдә патриотик тематикага концертлар күрсәтү белән беррәттән, Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстанда, Чечняда һәм башка "кайнар нокталар"да һәлак булган солдатларыбызга мәрмәр тактаташлар кую белән дә шөгыльләнә. Илебезнең һәр төбәгендә ансамбльне яратып каршы алалар, чыгышларын алкышларга күмәләр.

Ансамбль солистлары Рашат Фазлыйәхмәтов, Ирек Муллаянов, баянчы Газинур Мөсифуллин белән очрашу Борайның 2нче гимназиясе укучыларына да онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.

Алар ансамбль артистларын сокланып тыңлады, аларга кушылып, татар, урыс, башкорт телләрендә патриотик җырлар башкарды.

Гимназия елъязмасына бу көнне тагын бер күркәм вакыйга уелды: биредә "Яшел беретлар" 1980 елның декабрендә тау-ташлы Әфганстан җирендә батырларча һәлак булган Борай егете, әлеге гимназиядә белем алган Айдар Габдрахман улы Мәхмүтов истәлегенә мәрмәр тактаташ ачты.

Фото: Гимназия архивыннан.
Читайте нас