+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 апрель 2021, 05:45

Йомгаклау иншасының көне үзгәрде

Чыгарылыш сыйныф укучылары аны 5 майда язарга тиеш иде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары аны 5 майда язарга тиеш иде.

Республикада йомгаклау иншасын үткәрү көнен үзгәрттеләр.

Билгеле булуынча, йомгаклау иншасын тапшыру өчен резерв көннәр 5 һәм 19 майга билгеләнгән иде. Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга керү мөмкинлеге бирә. Шулай ук югары уку йортларында бакалавриат һәм белгечләр программалары буенча укырга кабул иткәндә кулланыла.

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, инша язу датасын 5 майдан 12 майга үзгәрткәннәр.

Шулай итеп, агымдагы елның 15 апрелендә язылган йомгаклау иншасы буенча “незачет” алган, я төп срокта нигезле сәбәп аркасында яза алмаган (ул документаль рәвештә расланган булса) укучылар үз нәтиҗәләрен 12 майда яхшырта алачак.

Фото: bryansknovosti.ru
Читайте нас