+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 Май 2021, 05:55

Балаларның җәйге ялы ничек оештырылачак?

Моңа бәйле мәсьәләләр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районында үткәргән күчмә киңәшмәдә тикшерелде.

Моңа бәйле мәсьәләләр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районында үткәргән күчмә киңәшмәдә тикшерелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Илеш районында булды. Төбәк җитәкчесе чәчү кампаниясе барышы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, балаларның җәйге ялын оештыру буенча киңәшмә үткәрде һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Сафетдин Гуламановны Җиңү көне белән котлады.

Әшмән авылында Радий Хәбиров “Орленок” балалар лагереның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлеген тикшерде. Директор Рәмзил Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, 26 майга биредә колачлы реконструкция эшләрен тәмамларга планлаштыралар. Бу максатларга барлыгы 153,6 миллион сум акча юнәл­телгән, шуларның 139 миллион сумы “Башнефть” акчалары исә­бенә социаль максатлы программалар фондыннан бүлеп бирелгән.
“Орленок” Башкортстанда ел әйләнәсенә эшләүче беренче балалар сәламәтләндерү лагере булачак. Төбәк Башлыгының 2024 елга кадәр республиканы социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турындагы указы нигезендә, Башкортстанда шундый тугыз лагерь ачылачак.
Радий Хәбиров чакырылган укытучыларны урнаштыру өчен якында урнашкан кунакханәне лагерь карамагына тапшырырга тәкъдим итте. Республика җитәкчесе шулай ук “Орленок” территориясен арытаба үстерү перспективалары, аның территориясендә спорт чаралары үткәрү өчен заманча ябык спорт комплексы, ГТО нормативларын тапшыру өчен мәйданчык, теннис корты булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
“Орленок”, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны катгый үтәп, балаларны 3 июньнән кабул итә башлаячак.
Шунда ук Радий Хәбиров балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Быел республикада яшәүче 320 мең баланың ялын оештыру планлаштырыла.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасында яңгы­раган карарның бик вакытлы һәм актуаль булуын белдерде. Сүз ата-аналарга балалар лагерьларына юлламалар бәясенең яртысын федераль бюджет исәбенә компен­сацияләү турында бара.
– Быел Башкортстан халкының сайлап алу мөмкинлеге бар. Алар, гамәлдәге республика программасыннан файдаланып, балалар лагерьларына юллама бәясенең 70 процентын төбәк бюджеты исәбенә кире кайтара алачак. Яисә федераль программа буенча юллама бәясенең 50 процентына компенсация алып, тагын 30 процентын республика бюджеты исәбенә кап­лата алачак. Шулай итеп, кэшбэк 80 процент тәшкил итәчәк, – диде Айбулат Хажин. – 20 майга кадәр балалар сәламәтләндерү лагерьлары һәм шифаханәләре үзләре, я булмаса туроператорлар аша балалар туристик кэшбэгының федераль программасына гариза тапшырырга тиеш.
Быел лагерьга тәкъдим ителгән юллама бәясе 18950 сум тәшкил итәчәк. 80 процентлы компенсацияне исәпкә алып, ата-аналар баланың 21 көнлек ялы өчен 5 мең сумнан артыграк акча түләячәк. Балалар сәламәтләндерү кампа­ниясенә республика бюджетыннан барлыгы 2,15 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
Якынча мәгълүматларга караганда, быел җәй Башкортстанда, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, 107 шәһәр яны һәм 1 364 мәктәп яны лагере, 914 хезмәт һәм ял лагере эшләячәк.
Югары Череккүл авылында Радий Хәбиров Куйбышев исе­мендәге кооператив мәйдан­чыгында 1 200 баш сыерга исәп­ләнгән заманча сөтчелек комплексы төзелеше белән танышты. Әлеге проектны “Инвестиция сәгате”ндә хуплаганнар иде.
500 миллион сумлык объект заманча технологияләр, аерым алганда, тиз төзелүче һәм арзан каркас корпусларны куллануны күздә тота. Әйтик, узган елда 400 башка исәпләнгән сыер абзары файдалануга тапшырылган.
Хуҗалык җитәкчесе Вадим Авзалов белдерүенчә, төзүчеләр инвестиция проектының икенче этабын тәмамлый. Ул 800 башка исәп­ләнгән сыер һәм бозаулар абзарларын төзүне күздә тота.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илдар Ялалов крестьян (фермер) хуҗалыгында булды. Төбәк җитәкчесе басуда чәчү барышы белән танышты.
Хуҗалыкка 1992 елда нигез салына. Фермер карамагында 1205 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, үз техникасы, шул исәптән тракторлар һәм ашлык җыю комбайннары бар.
Биредә бөртекле культуралардан бодай, арпа, карабодай, солының перспективалы сортларын үстерәләр. Җитештерелгән элита орлыклар Башкортстанда гына түгел, республикадан читкә дә сатыла.
Хуҗалык коллективы белән әңгәмә барышында төбәк җитәк­чесе, агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлеше — продукцияне тирәнтен эшкәртү, аның өчен сыйфатлы чимал җитештерүне үстерү мөһим, дип билгеләп үтте.
— Без авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләме буенча Идел буе федераль округында иң яхшы өч төбәк арасына керү өчен эшкәртү сәнәгатенә ярдәм итү буенча республика программасын тәмамлыйбыз. Шуннан соң орлыкчылык өчен дә кызыксындыру чаралары турында уйларбыз, – диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров Җиңү көне алдыннан Түбән Яркәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафетдин Гуламанов янында булды. Февраль аенда ветеранга 94 яшь тулды.
Сафетдин Әгъләм улын 1944 елның февралендә хәрби хезмәткә алалар һәм, әзерлек узганнан соң, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул Япония белән сугышта катнаша. “Японияне җиңгән өчен” медале һәм башка хәрби бүләкләр белән билгеләнгән.
Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Совет Ар­миясендә хезмәтен дәвам итә. Демобилизациядән соң, 1951 елның маенда, туган авылына кайта һәм тракторчы, аннары “Башкортстан” колхозында терлекче була. Хатыны белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергән, ә бүген аларның тугыз оныгы һәм 11 туруны бар.
Сафетдин Әгъләм улы, шулай ук, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Илеш мөхтәсибәте аксакаллары советына керә.
Республика Башлыгы ветеранга яңа телевизор бүләк итте һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга даими рәвештә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте.


Читайте нас