Әлеге программага Башкортстанның 107 балалар лагере кушылачак.
Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова белдерде.
Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында ата-аналарга 2021 елда балалар лагерьларына юлламаның яртысын компенсацияләргә тәкъдим итте. 20 майдан башлап балалар туристик кэшбэк программасы Башкортстанда да эшли башлаячак. Анда катнашу өчен “Мир” түләү системасы картасы ярдәмендә “Мир путешествий” сайтына юллама алырга кирәк. Аның бәясенең яртысы биш көн дәвамында сезнең исәпкә әйләнеп кайтачак.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елның 1 маена 48 лагерь республика территориясендә балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрына кертелгән, аларның 30ы банклар белән мәсьәләне хәл итә. Май ахырына кадәр әлеге реестрга тагын 59 балалар лагере керәчәк. Барлык 107 балалар лагере кешбэкта үзләре яки республика туроператорлары аша катнашачак дип планлаштырыла.
"Балалар туризмын үстерү буенча федераль программадан тыш, Башкортстанда өстәмә рәвештә балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру программасы эшли. Ярдәм күрсәтү болай оештырыла: Башкортстанда яшәүче ата-аналар юлламаны “Кешбэк” программасы буенча Русия дәүләт сәяхәтләре сайтында алалар икән, акчаның 50 проценты федераль, 30 проценты республика бюджетыннан кайтартыла. Әгәр "Кешбэк" программасы буенча түгел икән, республика бюджетыннан 70 процент кире кайтартыла. Әгәр Русиянең башка төбәкләреннән ата-аналар “Кешбэк” программасы буенча юллама алса, федераль бюджеттан 50 процент акчалар кире кайтартыла. Әгәр Русиянең башка төбәкләреннән әти-әниләр юлламаны “Кешбэк” программасы буенча алмаса — акча кире кайтарылмый. Мисал китерәм: ведомствоара комиссия тарафыннан расланган юлламаның бәясе 21 көнгә 18 950 сум. 70 процент – ул 13 265 сум, 30 процент – ул 5 685 сум, ягъни юллама 18 950 сум торса һәм Башкортстаннан булган әти-әниләр тарафыннан мирпутешествий.рф сайтында “Кешбэк” программасы буенча сатып алынган булса, ата-аналарга акчалар максималь рәвештә кире кайтарылачак— 9 475 (50 процент)+ 5 685 (30 процент) = 15160 сум. Процент республика комиссиясе юлламаларының расланган бәясеннән исәпләнә - бу 18 950 сум, ягъни юллама 40 мең сум торса, ата-ана барыбер 13 265 сум акчаны кире кайтарачак, ләкин аннан артык түгел”, - диде Эльмира Туканова.