Ата-аналарны кызыксындырган бу сорауга Мәгариф һәм фән министрлыгы ачыклык кертте.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 14 майны мәктәп укучылары өчен өстәмә ял көне дип игълан итте.
Ведомство төбәк мәктәпләренә җомга, 14 майны, 1-8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары өчен Ураза бәйрәменә (13 майга) өстәп, ял көне итеп билгеләргә тәкъдим итте. Хәбәр итүләренчә, 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен дәресләр үзгәрми, белем бирү процессы тулысынча оештырыла.
Өстәмә ял көнен мәгариф объектларын террорчылыкка каршы яклану таләпләренә туры килү-килмәүне комплекслы тикшерү өчен файдаланырга кирәк, диелә министрлык документында.
Билгеле булуынча, укучылар өчен өстәмә ял көнен әти-әниләр сораган иде. Бу тәкъдимне Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәттә 11 майда үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.