Дәүләт думасында Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгаруга ышаныч белдерделәр.
Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе Максим Зайцев Русиядә БДИны гамәлдән чыгарачакларын белдерде, чөнки, аның сүзләренчә, "система үзен акламады".
"Быел түгел, ләкин аны гамәлдән чыгарачакларына мин ышанам. Традицион форматка кайту, әлбәттә, булырга тиеш. Моның белән югары уку йортлары да, кешеләр дә кызыксына ", - диде Зайцев һәм, бу системадан чыгу процессы күп вакытны алачак, дип өстәде.
Депутат сүзләренчә, Дума комитетында даими рәвештә БДИның кимчелекләре турында мәсьәлә күтәрелә. Ул билгеләп үткәнчә, укучылар бердәм дәүләт имтиханына беренче сыйныфтан әзерләнә башлый һәм предметларны тирәнтен өйрәнүдән туктыйлар. Алар өчен белем түгел, ә югары баллар алу мөһим.
Әлегә илнең Мәгариф министрлыгы моның турында сүз кузгатмый. Димәк, алдагы берничә елда да БДИ әле булачак.