+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 Май 2021, 15:00

Башкортстанда 20 меңгә якын укучы БДИ тапшырачак

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев белән очрашты. Көн тәртибендә - мәгариф учреждениеләренең иминлеген тәэмин итү һәм төбәкнең дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга әзерлек мәсьәләләре.

- Безнең исәпләүләр буенча, техник чаралар хисабына республиканың барлык мәктәпләрендә дә иминлекне яхшырту өчен 400 миллион сумнан артык акча кирәк булачак, - диде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта педагогларның да мәктәп укучыларының асоциаль тәртибен кисәтүе мөһим.
Рособрнадзор җитәкчесе, шулай ук, Башкортстанның санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәвен исәпкә алып, чыгарылыш сыйныфларында БДИ һәм йомгаклау аттестациясе үткәрүгә әзерлеген билгеләп үтте.
- Йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсе буенча сезнең республика үз позицияләрен яхшыртты һәм хәзер "яшел зонада" тора, бу педагогларның турыдан-туры бурычларына җаваплы мөнәсәбәтенең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли, - диде Анзор Музаев.

Фото: glavarb.ru

Читайте нас