“Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге республика оператив штабына балалар катнашлыгындагы чараларда коронавирус чикләүләрен йомшарту мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
“Тиздән меңләгән бала мәктәп һәм балалар бакчалары белән саубуллашачак. Без COVID-19га каршы вакциналау турында сертификат яисә бу инфекциягә каршы антитәнчекләр булу турында белешмәсе булган ата-аналарны Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренә кертү турында карар кабул иттек.
Әмма шундый катгый таләпләргә карата халыктан күпсанлы мөрәҗәгатьләр булу сәбәпле, “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге республика оператив штабына тантаналарда коронавирус чикләүләрен йомшарту мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Тәкъдимнең асылы шунда ки, чараны урамда яисә бинада үткәргәндә социаль дистанцияне үтәргә һәм битлектә булырга кирәк. Ә 50дән артык кеше булган бинадагы чара өчен — йогышлы авырулар булмау турында терапевттан белешмә булуы мөһим. Һәм, һичшиксез, дистанцияне сакларга.
Мин һәрвакыт халык фикеренә колак салам, әмма тиз арада нәтиҗәләр ясау яклы түгел. Минемчә, бу тәкъдим медицина берләшмәсе белән фикер алышуны таләп итә. Бу мәсьәләне оператив штабның якындагы утырышына чыгарачакбыз һәм чыгарылыш кичәләренә кадәр карар кабул итәчәкбез”, — дип язды социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.