+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Май 2021, 15:45

Башкортстанда быел 320 мең бала җәйге лагерьларда ял итәчәк

Бу хакта Башкортстан юлдаш телеканалының туры эфирында балаларның җәйге ялын оештыру буенча брифингта мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова белдерде.

Бу хакта Башкортстан юлдаш телеканалының туры эфирында балаларның җәйге ялын оештыру буенча брифингта мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова белдерде.

Белгеч әйтүенчә, бүгенге көндә реестрда балаларны кабул итәргә әзер 48 лагерь бар. Әлеге исемлек киңәйтеләчәк, моның өчен барлык чаралар да эшләнелә. Исемлеккә шәһәр читендәге, профильле, палаткалы лагерьлар да, көндезге лагерьлар да керә.

— Быел җәй без 320 мең баланы җәйге ялга һәм сәламәтләндерүгә җәлеп итәргә планлаштырабыз, лагерьларның йөкләнеше гадәти норманың 75 процентын тәшкил итәчәк, — ди Инесса Косолапова. — Беренче смена 13 июньдә башланачак.
Министр урынбасары быел лагерьларда массакүләм чаралар үткәрелмәячәген, балалар күбрәк саф һавада булачак һәм каралган урыннарда коена алачак дип ассызыклады.

Моннан тыш, быел җәй ата-аналар көннәре гамәлдән чыгарылган, һәм туганнарны лагерь территориясенә кертмиләр.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас