+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Май 2021, 04:50

Без ярдәмгә һәрвакыт әзер!

Республиканың кайбер мәктәпләрендә пионер оешмаларының башлангыч ячейкалары бүген дә эшләп килә.

Республиканың кайбер мәктәпләрендә аның башлангыч ячейкалары бүген дә эшләп килә.

Элекке ялкынлы пионер оешмалары турында укучылар хәзер өлкәннәрдән ишетеп кенә белә. Ә өлкәннәр, үз чиратында, пионер сафына алынган һәр укучының яхшы укырга тырышуын, җәмгыятькә файдалы эш башкарырга омтылуын, туган Ватаны, аның халкы өчен җанын фида кылырга да әзер булып үсүе турында сагынып искә ала.

1922 елның 19 мае В. И. Ленин исемен йөрткән Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне итеп игълан ителә. 1923 елның май башында Уфада комсомолның 1нче шәһәр райкомы район пионер оешмасы төзергә кирәклеге турында карар кабул итә. Бу эшне башкарып чыгу Саша Карабинцев, Лева Федосеев, Нюра Иванова, Витя Люзянин, Нуретдин Әхмәдиев кебек комсомол активистларына йөкләтелә. Алар эшче гаиләләр яшәгән барлык йортларда булып чыга. Балалар отрядларга зур теләк белән языла, әмма комсомолларга зур кыенлыкларга очрарга туры килә. Поплар, спекулянтлар, элекке буржуйлар надан әниләрне һәм әбиләрне куркыталар, имеш, пионер булырга язылсаң, балаларны гаиләдән тартып алачаклар һәм “Коммуния” дип аталган хәрби казармага алып китәчәкләр, диләр. Моның ялган икәнлегенә ышандыру җиңел булмый. Ничек кенә булмасын, отрядлар таралмый. Башкаларга үрнәк күрсәтү йөзеннән комсомолецлар иң башлап үз энеләрен һәм сеңелләрен пионер отрядларына яздыра.
1923 елның 10 октябрендә Уфаның Пушкин урамындагы 96 санлы йортында тәүге мәртәбә шәһәрнең беренче пионер отряды­ның тантаналы рәвештә вәгъдә бирү сүзләре яңгырый. Пионерларга галстук тагалар, ә отрядка Кызыл байрак тапшырыла. Байракка пионер учагы чигеп ясалган һәм “Эш­челәр эше өчен көрәшкә әзер бул!” дигән чакыру сүзләре язылган була.
Совет чорында яшәешнең кайсы гына өлкәсен алсаң да, пионер оешмалары башкарган гүзәл гамәлләргә тап буласың. Пионерлар тирә-якны тәртиптә тотуда, кошларга оялар ясауда, кешеләрне укырга һәм язарга өйрәтүдә күп эш башкара. Аларның “Һәр гаиләгә — гәзит” дигән девизы халыкка гәзит-журналлар таратуда зур ярдәм була. Авылларда колхозлар оештыру, кош-корт үрчетү, яшелчә үстерү, басуда югалтуларга юл куймау пионер отрядларының төп бурычына әверелә. Моннан тыш, алар тимер-томыр, макулатура, сөяк, иске-москы чүп­рәк җыя, йорт алларын яшел­ләндерә, балалар бакчаларына уенчыклар ясап бирә. Илнең оборона куәтен ныгытуда да пионер отрядлары актив катнаша: төз ату буенча ярышлар оештырыла, сигнал бирү осталыгын үзләштерәләр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, пионерларның төп девизы булып “Фронтка киткәннәргә алмашка!” тора. Алар авыл хуҗалыгы эшләрендә, сугышчыларга посылка җибәрүдә, госпи­тальләрдә дежур торуда, фронтовик гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.
Билгеле булуынча, Пионерия көне уку елы ахырына туры килә, шуңа да нәкъ бу көнне һәр сыйныфның укудагы өлгерешенә һәм иҗтимагый тормышына нәтиҗә ясала, иң яхшы пионер отрядлары билгеләнә. Ә кичен учак янына җыелган кызлар һәм малайлар пионер, хәрби-патриотик һәм турист җырлары башкара иде.
Әйтергә кирәк, бүген дә беренче пионерлар кабызган утлар сүнмәгән әле, ул заманча сулыш белән яшәвен дәвам итә. Республикада “Башкортстан пионерлары” оешмалары сакланып калган мәктәпләр булуы — шатлыклы хәл. Мәсәлән, Балтач районында пионерлар оешмалары эше туктап калмаган, бүген дә күпчелек мәктәп­ләрдә якты уй-максатлар белән янып йөрүче, галстукка тугры калган кызлар һәм малайлар бар. Сәйтәк мәктәбендә 4нче сыйныфтан 8нче сыйныфка кадәр 38 укучы пионер оешмасы сафында тора. Ел саен декабрьдә Конституция көне уңаеннан укучыларны тантаналы рә­вештә пионерлар сафына кабул итә­ләр.
— Быел пионерлар сафына алты укучыбызны кабул иттек. Безнең пионерлар авылдагы өлкән кешеләргә ярдәм итә, балалар бакчасында төрле акцияләр үткәрә, макулатура җыю эшендә актив катнаша. Сугышта һәлак булган яугирләр истәлегенә куелган обелискны карап, тәртиптә тотуны да алар бик теләп башкара. Укучылар еш кына авылыбыздагы тыл ветеран­нарының хәлен белергә йөри, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә, — ди Сәйтәк мәктәбе директоры Руфина Ибраһимова.
Фотолар мәктәп сайтыннан.
Читайте нас