+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Май 2021, 05:10

Тугыз район мәктәпләре хәләл ризык ала башлаячак

Республикада бу яңалык яңа уку елыннан кертелә.

Республикада бу яңалык яңа уку елыннан кертелә.

Яңа уку елыннан республиканың тугыз районында балалар хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк. Чишмә, Дәүләкән, Архангель, Нуриман, Иглин, Балакатай, Благовар, Салават, Миякә районнарында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче алты мәктәп туклануы предприятиесе хәләл стандартына туры килү турында сертификатлар алды.
Оешманың матбугат секретаре Газиз Йосыпов хәбәр итүенчә, предприятие хәләл туклану нормаларына җитештерү циклының шундый масштаблы җайлашуын Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Хәләл индустриясе үсеше үзәге белән берлектә үткәргән.
"42 мең баланың ата-аналары белем бирү учреждениеләрендә туклану сыйфаты өчен тыныч булуы куандыра. Чөнки безнең үзәкнең сертификаты Ислам туклану кануннарына туры килүне генә раслап калмый, ә сыйфат һәм экологик гарантия булып тора», — дип ассызыклады Айнур хәзрәт Биргалин.
“Без туклану белән тәэмин иткән мәктәпләрдә 300дән артык бала ашый алмады, үзләре белән мәктәпкә ризык алып килә яки ач кала иде. Без бу факт белән берничек тә килешә алмадык. Безнең өчен һәр баланың барысы белән бертигез туклануы мөһим иде. Хәләл системасы бездә гамәлдә булган азык-төлек хәвефсезлеге системалары белән бик охшаш. Бу аны гамәлгә кертүне шактый җиңеләйтте”, — ди “Туклану үзәге" җәмгыяте директоры Энҗе Әхмәдуллина.
Предприятие җитәкчесе шулай ук күп кенә ата-аналар мәктәп ризыгының хәләл таләпләргә туры килүен мөһим шарт дип саный һәм кайвакыт мәктәп туклануыннан шул сәбәпле генә баш тарта, дип ассызыклады.
Башкортстанның диния нәзарәте каршындагы Хәләл индустриясен үстерү үзәге халыкара таләпләргә туры китереп сертификтлый.
“Хәләл" Малайзия стандарты күпчелек мөселман халкы булган барлык илләрдә дә таныла. Аның таләпләре ислам нормаларына туры килә һәм төгәл регламентланган. Бу бизнеска ачык һәм аңлаешлы мохиттә эшләргә мөмкинлек бирә. Безнең үзәк предприятие хезмәткәрләренә консультация бирә, өйрәтә һәм җитештерү циклын күзәтеп баручы “Хәләл” стандарты буенча шәхси экспертны беркетә. Шуңа күрә безнең маркировкалауга тулысынча ышанырга мөмкин", — ди Хәләл индустриясен үстерү үзәге җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас