Уфаның Гоголь урамында Башкорт дәүләт университетының 5 катлы яңа студентлар тулай торагы ачылды.
Объект буенча проект-смета документлары 2015 елда башкарылган һәм Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Башкорт дәүләт университеты тарафыннан проектны тормышка ашыру «Мәгариф экспорты» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Тулай торак матур урында, университетның төп корпусы каршында – Киров районының Зәки Вәлиди, Гоголь, Аксаков һәм Пушкин урамнары белән чикләнгән 563нче кварталда урнашкан. Уку йорты 13 616 квадрат метрлы мәйданлы участоктан даими файдалану хокукына ия.
Тулай торакны ачу тантанасында Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко, Проект эшчәнлеге департаменты директоры Наталья Гвоздева, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм башкалар катнашты.
- Башкорт дәүләт университетын зур вакыйга - яңа тулай торак ачылу белән котлыйм! - диде үзенең котлавында Петр Кучеренко. - Кадерле студентлар, бу тулай торакта уңайлы яшәү һәм яхшы уку телим, чөнки сезнең белемегезнең сыйфаты күп очракта көнкүреш шартларына бәйле, ә алар монда бик шәп!
Торак бүлмәләрдә студентлар өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Ял бүлмәләрендә диван, телевизорлар урнаштыру планлаштырыла. Кухнялар заманча электр плитәләре, юу ванналары, суыткычлар, өстәлләр белән җиһазландырылачак. Һәр катта 6 килограмм йөкләнеше булган кер юу машиналары бар, кием киптерү бүлмәләре, кладовойлар каралган.
- Без университет үссен һәм рейтингларда үз позицияләрен күтәрсен өчен омтылабыз. Яңа тулай торак барлыкка килү вузга камилләшү өчен яңа импульс бирәчәк. - дип билгеләп үтте ректор Николай Морозкин. – Яңа тулай торакта яшәүчеләргә анда рәхәтләнеп көн күрүләрен һәм яхшы укуларын телим.
Фото: "Башинформ"