Быел җәй аларда 320 мең бала ял итәчәк.
19 майда Башкортстан юлдаш телеканалының туры эфирында балаларның җәйге ялын оештыру буенча брифинг үтте. Анда республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Роспотребнадзор”, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.
Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә җитәкчесе Елена Прочаковская әти-әниләрне, балаларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап ишетергә теләп, туры эфирны бик җанлы алып барды.
Бүгенге көндә реестрда балаларны кабул итәргә әзер 48 лагерь бар. Бу хакта брифингта мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова белдерде. Белгеч әйтүенчә, әлеге исемлек киңәйтеләчәк, моның өчен барлык чаралар да эшләнелә. Исемлеккә шәһәр читендәге, профильле, палаткалы шулай ук, көндезге лагерьлар да керә.
— Быел җәй без 320 мең баланы җәйге ялга һәм сәламәтләндерүгә җәлеп итәргә планлаштырабыз, лагерьларның йөкләнеше гадәти норманың 75 процентын тәшкил итәчәк, — ди Инесса Косолапова. — Беренче смена 13 июньдә башланачак.
Министр урынбасары быел лагерьларда күләмле чаралар үткәрелмәячәген, балалар күбрәк саф һавада булачагын һәм каралган урыннарда су коена алачагын ассызыклады.
Кешбэк программасы эшли
Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова сөйләде.
Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында ата-аналарга 2021 елда балалар лагерьларына юлламаның яртысын компенсацияләргә тәкъдим итте. 20 майдан Башкортстанда балалар туристик кешбэк программасы эшли. Анда катнашу өчен “Мир” түләү системасы картасы ярдәмендә, мирпутешест-
вий.рф сайтына теркәлеп, юллама алырга кирәк. Аның бәясенең яртысы биш көн дәвамында сезнең исәпкә әйләнеп кайтачак.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елның 1 маена республика территориясендә балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрына кертелгән 48 лагерьның 30ы банклар белән мәсьәләне хәл итә. Май ахырына кадәр әлеге реестрга тагын 59 балалар лагере керәчәк. Барлык 107 балалар лагере кешбэкта үзләре яки республика туроператорлары аша катнашачак дип планлаштырыла.
“Балалар туризмын үстерү буенча федераль программадан тыш, Башкортстанда өстәмә рәвештә балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру программасы эшли. Ярдәм түбәндәгечә күрсәтелә: Башкортстанда яшәүче ата-аналар юлламаны “Кешбэк” программасы буенча Русия дәүләт сәяхәтләре сайтында алалар икән, акчаның 50 проценты — федераль, 30 проценты республика бюджетыннан кайтарыла. Ведомствоара комиссия тарафыннан расланган юлламаның бәясе 21 көнгә — 18 950 сум. 70 процент – ул 13 265 сум, 30 процент – 5 685 сум, ягъни юллама 18 950 сум торса һәм Башкортстаннан булган әти-әниләр тарафыннан мирпутешествий.рф сайтында “Кешбэк” программасы буенча сатып алынган булса, ата-аналарга акча максималь рәвештә кире кайтарылачак — 9475 (50 процент) + 5685 (30 процент). Процент республика комиссиясе юлламаларының расланган бәясеннән исәпләнә — бу 18950 сум, ягъни юллама 40 мең сум торса, ата-ана барыбер 13265 сум акчаны кире кайтарачак, ләкин аннан артык түгел”, — диде Эльмира Туканова.
Антитәнчекләргә һәм коронавируска анализ ясату кирәкме?
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча җитәкчесе Анна Казак күпчелек ата-аналарны борчыган шушы сорауга да ачыклык кертте.
“Балаларга лагерьга бару өчен антитәнчекләргә һәм коронавируска анализ ясау турында белешмә кирәк түгел. Участок педиатрыннан йогышлы авырулар белән контакт булмау турында белешмә кирәк булачак”, — диде Анна Казак.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин лагерьга юлланучы балага 079/у формасы медицина белешмәсенең мотлак кирәк булуын билгеләп үтте.
“Бу белешмә өч көннән дә иртәрәк алынган булырга тиеш түгел. Ике атна, аннан да күбрәк вакыт элек алынган белешмәнең бер мәгънәсе дә юк. Безгә баланың лагерьга юлланган вакытта сау-сәламәт булуы, авырулар белән контактка кермәве мөһим”, — дип белдерде ведомство вәкиле.
Әти-әниләр керә алачакмы?
“Коронавирус белән бәйле хәл-вакыйгалар агымдагы елда ял һәм сәламәтләндерү лагерьларын ачарга мөмкинлек бирә. Без экспертизалар үткәрәбез, лагерьларны тикшерәбез. Барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, лагерьлар график буенча ачылачак”, — диде ведомство җитәкчесе Анна Казак.
Җәйге лагерьларда эпидемия хәвефсезлеге чаралары нинди булачак?
* Шәһәр читендәге стационар лагерьларда максималь йөкләнеш 75 процентка кадәр.
* Барлык хезмәткәрләр һәр смена башланыр алдыннан эшкә чыкканчы кимендә 3 көн эчендә COVID-19га тикшеренү үтәргә тиеш.
* Лагерьлардагы барлык чаралар да ачык һавада үткәрелергә тиеш.
* Ата-аналарга смена дәвамында балалары янына керү тыела.