+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 Май 2021, 16:00

Уфаның 78нче мәктәбенә Русия Герое Анатолий Сафронов исеме бирелде

Бүген, 21 майда, башкаланың 78нче мәктәбенә Русия Федерациясе Герое Анатолий Сафронов исемен бирү һәм мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Бүген, 21 майда, башкаланың 78нче мәктәбенә Русия Федерациясе Герое Анатолий Сафронов исемен бирү һәм мемориаль такта ачу тантанасы узды.

21 майда Уфа шәһәренең 78нче гомуми белем бирү мәктәбенә Русия Федерациясе Герое Анатолий Сафронов исемен бирү һәм мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Башкаланың 78нче мәктәбе үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының бер генә буынын үстермәде. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белен мәктәпкә аны тәмамлаган Русия Федерациясе Герое, Русиянең атказанган хәрби очучысы, очучы-снайпер, авиация генерал-майоры Анатолий Александрович Сафронов исеме бирелде.
78нче мәктәп директоры Жанна Ращепкина сөйләвенчә, мәктәпкә Анатолий Сафронов исемен бирү башлангычы педагоглар, балалар һәм ата-аналар җәмәгатьчелегеннән чыккан.
— Анатолий Александрович белән без күптәннән дус. Ул еш кына туган мәктәбендә була, балалар белән очраша, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Хәтта безнең мәктәп гимнында да полковник Сафронов турында юллар бар. Ул чакта полковник, хәзер генерал-майор, — дип аңлата ул.
Мәктәп елларында ук Анатолий Александровичның үз тормышын Ватанны саклауга багышлау, профессиональ очучы булу теләге туа. Сызрань югары хәрби авиация училищесы курсантыннан авиация генерал-майорына кадәр юл үтеп, дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча интернациональ һәм хәрби бурычны үтәп, илебезнең оборона сәләтен ныгытып, ул һәрвакыт хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык һәм фидакарьлек күрсәтә.
Ватан Анатолий Александровичның дәүләт һәм халык алдындагы хезмәтләре өчен батырлыкларын Русия Федерациясе Герое исеме белән лаеклы бәяләде. Бүген дә, Русия Президентының Көньяк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары буларак, ул илебезнең гомумдәүләт иминлеген, турыдан-туры Президентның эшчәнлеген тәэмин итүне һәм аның йөкләмәләре, карарлары үтәлешен контрольдә тотуны дәвам итә.
Чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков, Башкортстан хәрби комиссары Михаил Блажевич, Уфаның Калинин районы хакимияте башлыгы Сергей Кожевников катнаштылар. Русия Герое Анатолий Сафронов белән бергә бәйрәм тантанасында аның әнисе Лидия Алексеевна, шулай ук хатыны да катнашты.
Чара кысаларында кадет сыйныфы, беренче сыйныф укучыларының һәм мәктәпне тәмамлаучыларның чыгышлары булды. Тынлы уен кораллары оркестры бәйрәм атмосферасын патриотик композицияләр белән тулыландырды. Шулай ук Дмитрий Тарасовның вокаль чыгышы астында самолетлар очып узды.

Фото: ufacity.info
Читайте нас