+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 Май 2021, 05:30

“Укучыларыбыз – горурлыгыбыз булыр!”

Башкортстан мәктәпләрен 18 меңгә якын укучы тәмамлый.

Башкортстан мәктәпләрен 18 меңгә якын укучы тәмамлый.

Шаулап-гөрләп тагын язлар килде, алмагачлар ап-акка төренде, сирень чәчәкләре хуш ис таратып утыра. Сыерчыклар балаларын очарга өйрәтә. Безгә дә шулай, кошлар кебек, унбер ел укыткан балаларны тормыш күгенә, биеклеккә очырыр вакыт җитте.

Илеш районының Карабаш мәк­тәбен 13 – тугызынчы сыйныф, 3 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. Төп мәк­тәпне тәмамлаучылар укуын үзебездә дәвам итәргә ниятләсәләр, унберен­челәребез олы тормышка аяк басачак. Беренче сыйныфтан башлап гел “5”ле билгеләренә генә укыган Альбина Басыйрова чыгарылыш имтиханнарын да яхшы билгеләргә генә тапшырыр, дип ышанабыз. Сыйныфташлары Азалия Фәтхтдинова, Лилия Насртдинова да яхшы өлгәшеп килделәр, тырышлар. Аларның да сынауларны яхшы үтеп, югары уку йортларына керүләрен телибез.
Бүген якты, җылы мәктәбебездә 117 бала укый, 16 укытучы хезмәт сала. Белем йортына күптән түгел зур ремонт ясалды. Безнең филиалыбыз булып торган Иштерәк мәктәбе дә үткән уку елында гына яңарып, матурланып калды, укучылар, укытучылар һәм ата-аналар канәгать. Бу күләмле эшләрне башкаруда зур ярдәм күрсәткән өчен район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга чиксез рәхмәтлебез.
Яшь директорыбыз Илдус Камалов үзен тиз арада сәләтле җитәкче итеп танытты. Район, республика күлә­мендә үткән бәйгеләрдә укучыларыбыз призлы урыннар яулый. Көчле, тырыш, бердәм укытучылар коллективы эшләп килә.
Карабаш мәктәбенең 94 еллык тарихы бар. Анда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Баш­кортстанның баш архитекторы булган Рудоль Авсахов, “Алтын скальпель” премиясе иясе, табиб Марат Ялалов, Галимов Сәләм премиясе лауреаты Ринат Хәйри һәм башка күренекле шәхесләр белем алган.
Киләчәктә дә укыткан укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз булыр. Аларның тормыш мәктәбен үтүе турындагы язмалар мәктәп тарихында чагылыш табыр дигән теләктә калабыз.

Регина Хәләпова,
Карабаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Илеш районы.
Автор фотосы.
Читайте нас