Бу вакыйганың видеосы социаль челтәрләрдә таралды.
Ростов өлкәсенең Морозовск шәһәре 4нче мәктәбе укытучысы, мәктәп укучысы артык чагу бизәнгән дип, көчләп аның битен юган.
Бу вакыйганың видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Кадрларда педагогның кызны җилкәсеннән тотып, "Сиңа шул кирәк!” дип кычкыра-кычкыра раковинага алып баруы һәм кызны юындыруы күренә. Шуннан соң ул укучыны җилтерәтеп сыйныфка алып керә һәм башка балалар каршында тиргәргә тотына.
Кабинеттагы тавышка икенче укытучы килеп кергәч, видео өзелә.
“Комсомольская правда” хәбәр итүенчә, мәктәптә тикшерү оештырылган, әмма укытучы, нәтиҗәләрне көтеп тормыйча, үз теләге белән эштән киткән. Ул кыз алдында гафу үтенгән.