+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Май 2021, 08:50

Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Бүген иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе – “Соңгы кыңгырау”. Кырмыскалы районының 166 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырап, кыз һәм егетләрне гаҗәеп матур, уй-хыяллар белән тулы олы тормышка озатты.

Бүген иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе – “Соңгы кыңгырау”. Кырмыскалы районының 166 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырап, кыз һәм егетләрне гаҗәеп матур, уй-хыяллар белән тулы олы тормышка озатты.

Һәр мәктәптә йолага әверелгән тантаналы линейкалар үтте. Кырмыскалы гимназиясен тәмамлаучы өч егет һәм унбиш кыз өчен дә бүгенге чара бик дулкынландыргыч булды: ихлас елмаю аша күз яшьләре дә күренде. Ни генә дисәң дә, 11 ел гомерләре шушы гимназиядә дуслары һәм укытучылары белән үтте. Тиздән имтиханнарны тапшырып, алар кошлар кебек бу оядан очып чыгып китәчәк.

Әлбәттә, укытучылар да, ата-аналар да шатлыклы да, моңсу да мизгелләрне кичерә. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Исәнбаева, гимназия директоры Фәнис Ходайдатов, беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналарның чыгышлары изге теләкләр белән сугарылып, хатирәләргә дә бай булды. Шундый мәлләрдә, әлбәттә, шатлыклы күз яшьләренә дә ирек бирми мөмкин түгел.

Мәктәп һәм район тормышында актив катнашкан укучыларга тантаналы шартларда Мактау грамоталары тапшырып, һәрберсенә аерым номинация буенча ленталар тагып чыктылар. Укучылар да белем иленә алып кергән, дөньяны танып-белергә өйрәткән укытучыларына чиксез рәхмәт сүзле белән чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Ә соңыннан кызлар һәм егетләр парлашып, үсмер чакның соңгы вальсына төште.

Гимназиядә байтак еллар дәвамында күркәм йола яшәп килә: һәр чыгарылыш сыйныфы үзеннән соң матур истәлек калдыра – бакчага агач утырта. Агымдгы елда да бу матур йоланы дәвам итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары купшы чыршы утыртты.

Бүген – бәйрәм! Ә алда укучыларны чыгарылыш имтиханнары көтә. Аларны уңышлы тапшырып, куйган максатларына таба кыю барсыннар һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмасыннар!
Ак юл сезгә, балалар!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас