+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Май 2021, 09:20

1302 укучы БДИдан баш тарткан

Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Агымдагы елда республикада урта гомуми белем бирү программалары буенча имтиханнарда 19 меңнән артык кеше, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, колледж студентлары катнашачак.

Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаучылар, урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен, ике фәннән – математика һәм урыс теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшыра. Республикада 1302 укучы БДИ тапшырудан баш тарткан һәм дәүләт имтиханнарын сайлаган. БДИны 17690 кеше тапшырырга планлаштыра.

Мәктәп тәмамлаучылар арасында быел иң популяр фәннәр: профильле математика – 11165 (57,7 процент), җәмгыять белеме – 6920 (35,8 процент), физика — 4467 (23,1 процент), биология — 3991 (20,6 процент), информатика һәм ИКТ — 3724 (19,3 процент).

Министр ассызыклаганча, БДИны үткәрү өчен 164 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән, шул исәптән: мәктәп базасында БДИ уздыру өчен — 100; мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп базасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү өчен — 2; холык төзәтү колонияләрендә мәктәпләр базасында урнашкан — 12;
мөмкинлекләре чикле катнашучылар өчен өйдә 50 имтихан тапшыру пунктлары урнашкан.

Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, быел тугызынчы сыйныф укучыларына аттестат алу өчен ике мәҗбүри фән – урыс теле һәм математика буенча төп дәүләт имтиханы тапшырырга кирәк. 9нчы сыйныфта уку фәннәре буенча сайлап алу өчен имтиханнар каралмаган. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле катнашучылар һәм инвалид балалар өчен имтихан бер мәҗбүри фән буенча гына үткәрелергә мөмкин. 9нчы сыйныфлар арасыннан төп дәүләт имтиханында катнашу өчен барлыгы 41 279 укучы теркәлгән. Сынау үткәрү өчен 308 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән.

Имтиханнарны үткәрү барышын контрольдә тоту өчен республикада 100 эш урынына исәпләнгән өч ситуацион үзәк оештырылган, “СМОТРИЕГЭ” порталында 300гә якын иҗтимагый онлайн-күзәтүче укытылган. Моннан тыш, агымдагы елда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында 1 489 кеше, шулай ук югары уку йортлары студентлары арасыннан 70 федераль җәмәгать күзәтүчесе аккредитацияләнгән.

"2021 елның тагын бер яңалыгы – информатика буенча БДИда катнашучылар беренче тапкыр компьютерларда имтихан тапшырачак. 2020 елга кадәр имтихан эшләре кәгазь бланкларда башкарылды. Әмма бу фән буенча белем алу күнекмәләрен тикшерү өчен һәм иҗтимагый-һөнәри берләшмә таләбе белән, имтиханны компьютер формасына күчерү турында карар кабул ителде. Республикада чыгарылыш сыйныф укучылары катнашлыгында барлык 85 имтихан үткәрү пунктында да информатика һәм ИКТ буенча өч күнекмә имтиханы уздырылды. Имтихан үткәрү пунктларының техник әзерлеге анализланды, имтихан үткәрүгә җәлеп ителгән барлык белгечләрне укытуга зур игътибар бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәләре информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ үткәрүгә республика, гомумән, әзер, дип расларга мөмкинлек бирә, — дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.

Фото: top4man.ru


Читайте нас