Мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары башланды.
Бүген, 24 майда, республика мәктәпләрендә имтиханнар кампаниясе башланды. Бүген тугызынчы сыйныф укучылары урыс теленнән беренче имтиханны тапшырды. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин республика Хөкүмәтендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Агымдагы елда республикада урта гомуми белем бирү программалары буенча 19 347 кеше имтихан тапшырачак. Урыс теленнән мәҗбүри имтиханнан тыш, унберенче сыйныф укучылары арасында иң популяр фәннәр — профильле математика, җәмгыять белеме, физика, биология, информатика. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар, ә алар быел 41 279 кеше, ике мәҗбүри фән — урыс теле һәм математика буенча гына имтихан тапшыра.
– Быел имтихан кампаниясе вакытында 120 җәмәгать күзәтүчесе тәртипне күзәтеп торачак, — дип хәбәр итте Айбулат Хаҗин. — Моннан тыш, төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән танышуның республика мәгълүмат сервислары үз эшен дәвам итәчәк, алар ярдәмендә укучылар үзләренең имтихан эшләрен дүрт ел дәвамында күрә, шулай ук нәтиҗәләр белән килешмәү турында шәхси кабинет аша апелляция бирә алачак. Бу сервис Башкортстан халкы өчен генә эшли.
– Безнең республика төп дәүләт имтиханына һәм БДИга әзерлек буенча “яшел” зонада яхшы урында тора. Бу позицияне алга таба да сакларга кирәк, – диде Радий Хәбиров. — Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар телибез! Узган уку елы алар өчен бик катлаулы булды.