+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 Май 2021, 11:40

Туристик кешбэктан файдаланып калыгыз!

Балалар лагерена юллама бәясенең 50 процентын кире кайтара торган программа бүген төнлә старт алды.

Балалар лагерена юллама бәясенең 50 процентын кире кайтара торган программа бүген төнлә старт алды.

Ростуризм уздыра торган балалар туристик кешбэк программасы 25 май төнендә, Мәскәү вакыты белән 24:00 сәгатьтә башланды. Шул мизгелдән барлык теләүчеләр җәйге сменаларга балалар стационар лагерьларына юллама сайлый һәм түләнгән сумманың 50 процентын кире кайта ала, ләкин бу сумма 20 меңнән дә артмый. Акча автомат рәвештә 5 көн эчендә “Мир” карточкасына кайтарылачак.
Баланы лагерьга 15 сентябрьгә кадәр, җәй буе җибәрергә мөмкин булачак. Бер балага лагерьга бару саны чикләнмәгән, сменаларның теләсә кайсына, күпме телисең, шулкадәр барырга була. Берничә балалы гаиләләр өчен һәр сатып алынган путевка бәясенең 50 процентын кире кайтарырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта, барлык юлламалар өчен дә бер карточка белән түләргә була, чикләүләр юк. Балаларның яше мөһим түгел, кешбэк барысы өчен дә каралган.
Программада катнашучы лагерьларның актуаль исемлеген, шулай ук балалар лагерьларына юлламалар сатучы туроператорлар һәм агрегаторлар исемлеген мирпутешествий.рф сайтының “Балалар лагерьлары” дигән аерым бүлегендә карарга була.
Программага бөтен ил буенча меңгә якын балалар лагере кушылган да инде, анда катнашучы лагерьлар исемлеге тулыланып тора.
Кызыксындырган сорауларны Ростуризмның кайнар линиясенә шалтыратып - 8 800 200-34-11, шулай ук, мирпутешествий.рф. сайтының махсус чатында бирергә мөмкин.
Әгәр юллама программа стартына кадәр сатып алынган икән, 15 июньнән Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында акчаны яртысын кире кайтару өчен гариза эленәчәк.
Ата-аналарга түләнгән сумманың 50 проценты кире кайтарылачак, әмма ул 20 мең сумнан да артмый.

Фото: ufa.mk.ru
Читайте нас