+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәгариф
26 Мая 2021, 05:10

Сүзгә сөю илгә, халыкка сөю дә булсын!

”Филология” – грек теленнән алынган термин, аны “сүзгә сөю” дип тәрҗемә итәргә була.

Бүген – Русиядә филологлар көне.

”Филология” – грек теленнән алынган термин, аны “сүзгә сөю” дип тәрҗемә итәргә була.

Филологларның эше сөйләм һәм язма турындагы белемнәрне өйрәнү һәм тапшыру белән бәйле. Алар арасында әдәбият, туган һәм чит телләр укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортларының профильле факультетлары галимнәре, укытучылар, студентлар, аспирантлар бар. Безнең бүгенге әңгәмәдәшебез – Башкорт дәүләт университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА.

“Дөнья киңлеген күзаллау һәм аңлау бала чактан башлана, – ди галимә үзе турында. – Башта дөнья ана-ата кочагы, бәллү белән чикләнә, аннары – бүлмә, йорт, ихата, урам, авыл... Һәр яңа көн яңа дөньяга ишек ача. Вакыт үтә тора, дөнья киңәя тора. Минем өчен дә олы дөньяга юл кече дөньямны – Шаран райо­нында урнашкан Иске Тамъян авылын, аның тирә-ягын, Сөн елгасын, урман-кырларын, туганнарны, күршеләрне танудан башланды. Беренче ачышларым, табыш-югалтуларым да шушы төбәк белән бәйле. Шуңа күрә бүген дә туган йорт һәм туган як минем өчен һәр баш­лангычымның башы булудан туктамый.
Мин Иске Тамъян авылында (Әнием – беренче укытучым!) – башлангыч, Базгыя мәктәбендә урта белем алдым. Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлеген тәмамлап, Шаран районы мәктәпләрендә өч ел татар һәм урыс телләре укыттым. Аннары Стәрлета­мак педагогия институтында укытучы булып эшләдем. Мәскәү шәһәрендә аспирантурада укып, урыс теле методикасы буенча кандидатлык диссертациясе яклап, яңадан Стәрлетамакка кайттым. Башкорт дәүләт университетына күчкәнемә дә инде 24 ел булып килә. Педагогик стажым 1973 елдан башлана. Вузда һәм аспирантурада уку елларын да кушсаң, тагы ике елдан, Аллаһ боерса, теге яки бу статуста филологиягә хезмәт итүнең 50 еллыгын билгеләргә мөмкин.
Башкорт дәүләт университеты студентлары белән педагогия фәннәре кандидаты, доцент буларак эшләвем, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Респуб­ли­­касының Язучылар берлекләрендә әгъ­залык, вакыт-вакыт шигъри текстлар тудыру белән шөгыльләнүем, шул ни­гездә оешкан 6 китап авторы булуым да мине Сүз дөньясына битарафлыктан коткара. Сүзнең чимал да, корал да икәнен теоретик яссылыкта да, гамәли яссылыкта да үз гомерем аша үткәрүче кеше буларак мин яңа ачышлар, яңа сәнгати тетрәнүләр көтәм”.
– Хөрмәтле Лилия Рәшитовна, Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик­либез! Филологияне һөнәр итеп сайлаган кеше буларак, Сез аны тормышчан фән дия аласызмы? Әллә ул галимнәр өчен генә кызыклымы?
– Теге я бу күренешне тормышка кертү-кертмәү, үзеңнеке итеп тану-танымау аерым кешенең фикере белән генә бил­геләнми, минемчә. Ул җәмгыять ихтыяҗы, мәнфәгате, аның өлгергәнлек һәм белем дәрәҗәсе белән дә бәйле. Бүгенге җәм­гыятьне бу яссылыкта карасак, гуманитар аңламга сусау бармы бездә? “Денем өчен түгел, көнем өчен”, – дип яшәүгә өс-тенлек бирелмиме илдә? Социаль басым кайсы якта көчлерәк: матди дөньядамы, әллә рухи тормыштамы?..
Сорауга тар һәм киң планда җавап бирергә мөмкин. Тар планда карасак, филология – чынлап та, фәнни юнәлеш. Ул фән буларак теркәлгән, танылган. Бу юнә-лештә югары уку йортларында белгечләр әзерләнә, фәнни дәрәҗәләр яклана. Гуманитар өлкәгә караган филология фәнен үзенең тикшеренү предметына, хәтта яшәү рәвешенә әйләндергән кеше, һич­шиксез, дөньяны танып-белүнең нәкъ шушы юлын таный һәм танытырга омтыла. Классик университетта филоло­гик белем алган һәм шунда ук белем бирүче кеше буларак, мин бу караш белән килешәм. Иң беренче дәлилем – филоло­гиянең комплекслы, хәтта универсаль характерда булуы. Филология дип без тел һәм әдә­бият белеме, текстология, палеография, чыганаклар белән эшләү, лингвомәдә­ният, лингводидактика һәм башка күп ке-нә фәннәр берләшмәсен атыйбыз. Филология тарих, мәдәният, мифология, социология, психология кебек фәннәрдән дә аерылгысыз. Реклама, маркетинг, журналистика, конфликтология кебек юнә­лешләр дә филология белән дус. Классик филология бик борынгы тарихка ия: бер яктан, аның тамырлары текстларны (дини, әдәби) шәрехләү – аңлату – интер­претацияләүгә тоташа һәм шуннан үсеп чыга, икенче яктан, филологиянең фән буларак оешуында антик риториканың да әһәмияте зур. Безнең дәвергә кадәр үк танылган Һиндстанның бөек грамматистлары Панини (безнең эрага кадәр V-VII гасырлар), Патанджалины (безнең эрага кадәр II гасыр) да онытмаска кирәк.
Минем карашка, филология кешегә урта гасыр татар әдәбиятыннан таныш “камил инсан” дәрәҗәсенә омтылу, шуңа ирешү мөмкинлекләрен ача, аңлы һәм дө­рес куллана белүче кулында ул төп корал-җайланмага әверелә.
Филология фәненең һәр кеше, кеше­лектән аерылгысыз булуын, безнең яшәешебез чыганагы икәнен аңлау өчен “филология” терминына гына мөрәҗәгать итү дә җитә. Билгеле булуынча,”филология” – грек теленнән алынган термин, аны “сүзгә сөю” дип тәрҗемә итәргә була.
Сүзнең әһәмиятен халык – табигый филолог – бик күптән аңлаган, дип уйлыйм. Татар телендә “сүз” берәмлеге борынгы лексикага керә. Татар дөнья картинасында сүз төшенчәсе концептлашкан, ягъни “сүз” милли яшәешнең аерым принципларын, төшенчәләрен, кануннарын сыйдыручы һәм саклаучы берәмлеккә әйләнгән.
Әмма мин Логосны Сүзнең синонимы итеп кенә карауга каршы, чөнки Логос Сүздән күпкә киңрәк һәм тирәнрәк. Борынгы чордан бүгенгә кадәр ул төрлечә аңлатыла: фикер, мәгънә, төшенчә, сөй­ләм, сәбәп, сан, принцип. Гераклит буенча, Логос – дөньяны оештырган беренче элемент буларак Ут белән тәңгәлләштерелә. Аны Бог – Аллаһ – Дао дип тә таныйлар. Төрле фәлсәфи-дини агымнарда төрлечә аталуына карамастан, гомумиләштерсәк, Логос (Сүз) ул – рухи башлангыч. Димәк, кешене аңлы затка әверелдергән көч. Бу яктан карасак, филология кешедә кешелекне саклау һәм үстерү вазыйфасын башкаручы төп чарага һәм юлга әйләнә. Һәм ул, әгәр кеше һәм кешелек үз-үзен юкка чыгару максатын куймаса, сулар һава, эчәр су кебек, һәркем өчен кирәк. Дөрес, һавасыз, сусыз яшәп булмавы бик тиз аңлашыла, ә менә сүзсезлек – телсезлек – рухисызлык нәтиҗәләре соңрак бугаздан ала, хәтта буыннар аша, манкорт рәвешенә кереп, киләчәкне үтерә.
– Үзегез шундый югары бәя биргән филология Сезнең тормышка кайчан һәм ничек килеп керде? Ничек һөнәрегез булып китте?
– Бераз пафослы яңгыраса да, “сүз сөю” фәне минем тормышка ана сөтеннән, ана сүзеннән башлангандыр, дип уйлыйм. Мине бала чактан ук нинди бай татар сөйләме тибрәткәнен шактый соң аңладым аңлавын. Хәер, сабый баладан аңлаудан бигрәк, шул байлыкны, шул агымны күңе­леңә-аңыңа сеңдерү сорала бит. Шуңа бүгенге телсезлекнең бер сәбәбен мин шул чишмә башының кибүендә дә күрәм.
Хикмәтле хикәятләр, фразеологизм, мәкаль-әйтемнәр, җыр-такмаклар, сүз уйнатулар, мәзәкләр, әкиятләр... Күрше-күләндәге апа-әбиләр, абый-бабайлар, картәти-картәниләрнең гади дә, образлы да сөйләме. Бу фон тәэсир итми калмагандыр. Мин 4-5 яшьтә үк үзаллы укырга өйрәнгәнмен. Инәки укытучы иде, әмма ул алдан өйрәтүгә каршы булган, ахры. Авыл укытучысының үз баласына алдан хәреф өйрәтеп утырыр вакыты да булмагандыр. Ничек кенә булмасын, биш яшьтән мин китап дөньясына чумдым. Һәм ул чуму гомерлеккә чуму булды. Шул вакыттан мин сихри көчкә ия, чөнки һәр яңа китап, һәр яңа әсәр минем дөнья чикләрен киңәйтү өчен генә түгел, ә тирәнәйтү өчен дә хезмәт итә. Язучы тудырган дөнья мине уй җитмәгән җирләргә, күз күрмәгән илләргә алып бара, үз дөньямны җайларга мөмкинлек бирә. Бу дөнья киңәшче дә, сердәшче дә, фикердәш тә, дус-иптәш тә була ала.
Сүз ярдәмендә тудырылган сәнгати дөнья мине чын дөньяга караганда да үзенә ныграк тартты. Өйдә зур гына ки-тап­ханә бар иде. Авыл, күрше авыл китапханәләрендәге китаплар укылып беткәч, юл филология факультетына алып килде. Кайда яраткан шөгылеңне һөнәргә өйләндереп була? Әдәби сүзгә сусауны басып була? Сүз серләрен ачып була? Әлбәттә, филология факультетында. Акыл белән эш итмәдем, йөрәк кушуы буенча килеп кердем мин филологиягә: сүзгә (Логоска) булган ярату тартып китерде.
– Гаҗәеп образлы, мавыктыргыч бәян иттегез бу юлыгызны. Шушы юл-да Сез кайсы филологларны үзе­гезгә үрнәк итеп алдыгыз. Аларның кайсы сыйфатларын якын иттегез?
– Аңлы рәвештә кемнедер үрнәк итеп алдым, дип әйтә алмыйм, ахры. Хәер, сорау уйландыра... Китаплар аша килгән образларга түгел, ә тормыштагы “тере” остазларга тукталырга булдым. Бала чак, гаилә, мохит ролен кабатлап тормыйча, мин тагы, филолог буларак үзем таянган “өч кит”ны әйтер идем.
Базгыя урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбиятыннан 8нче һәм 10нчы сыйныфларда безне Динара Григорьевна укытты. Чын филолог, дип мин, иң беренче чиратта, аны таныйм. Ул Башкорт дәүләт университетында белем алган, шунда аспирантурада укыган, ләкин гаиләгә бәйле сәбәпләр аркасында туган авылына мәктәпкә укытучы булып эшкә кайткан. Әдәбият – аның Алласы иде. Ул аны белә, ярата, безне дә шул юлга этәрмәкче була. Ул әдәби текст серләрен ачты, филологик анализ нигезләрен күзалларга мөмкинлек бирде, тарих – автор – текст мөнәсәбәтен күрсәтте. Дөрес, сыйныфтагы укучыларның 99 проценты өчен аның методикасы эшләми иде. Әмма мин университетта да, бүген дә Динара Григорьев­наның әдәбият дәресләрен зур ихтирам һәм соклану белән искә алам.
Татар филологиясе кафедрасының “алтын чоры”нда укыган студент бит мин! Филолог-галим-педагог моделе, студент белән остаз арасында классик университетларда гына яшәүче кешелекле мөнәсә­бәт үрнәге безнең кафедра һәм филология факультеты укытучыларыннан да алынгандыр. Санап китсәң, алар күп: Г. Х. Әхәтов һәм Ә. З. Нигъмәтуллин, С. Ш. Поварисов һәм Ү. И. Гыймадиев, З. З. Заһидуллина һәм Б. С. Сәлимгәрәва, Р. М. Мөхәммәтҗанов һәм Р. Г. Сибәгатов, К. С. Дәүләтшин һәм С. Х. Хафизов, Н. М. Щедрина, Р. М. Гайсина, Д. М. Хәсәнова һ.б. Һәрберсе аңда һәм күңелдә якты эз калдырган шәхесләр. Шәхесләрне остаз итеп таныйсың икән, үзеңнең дә шәхес булмый чараң юк.
Өченче “кит”ым – Мәскәү аспирантурасы. Зыялылык, белем һәм эрудиция, кешелеклелек, демократизм, “гади бөек­лек” – бу сыйфатларны, иң беренче чиратта, мин фәнни җитәкчемдә таптым. Сигез телдә иркен аралашучы Михаил Ростиславович Львов – фән докторы, про­­фессор, Русия Педагогия фәннәре академиясе әгъзасы, ул вакытта – Мәскәү педагогия институтының фән буенча проректоры һәм кафедра мөдире иде. Монда уку елларында күренекле филологлар, философлар, психологлар, педагогларның укучысы булу, алар белән аралашу бәхетенең кадерен мин яши-яши ныграк аңлый барам, остазларыма бүген дә мең рәхмәтлемен. Мәскәүдәге 80нче елларның икенче яртысындагы атмосфера, фәнни-мәдәни-иҗтимагый-сәяси фон да миңа тәэсир итми калмады.
– Бүген үзегезнең укучыларыгыз – булачак филологларны тәрбияләүдә нәкъ шундый остаз булырга омтыласыздыр... Сез аларны нинди юллар, алымнар белән тәрбиялисез? Сез яшь филологларның нинди сыйфатларын өстен куясыз?
– Балада филологны тәрбияләүгә кадәр, ул филолог булып туарга һәм филологик-гуманитар аңлам өстенлек иткән мохиттә тәрбияләнергә тиеш, дип уйлыйм. Филфакка укырга кереп кенә филологка әверелеп булмыйдыр ул.
Әгәр тумыштан салынган сәләт + гаилә + тирәлек + мәктәп һәм укыту системасы + җәмгыять бер юнәлештә “эшләсә”, филолог әзерләү өчен факультетка, бүлеккә яхшы, сыйфатлы “материал” килергә мөм­кин. Андый студент белән эшләве үзе бер бәхет! Син сынчы-скульптор ро­лен­дә: ташны кирәкмәгән, артык өлеш­лә­реннән генә арындырасың һәм таш кисәге табигать (Илаһият) салган матурлыкка әйләнә! Сиңа, Пигмалион кебек, үз эшеңә сокланырга гына кала. Андый студентлар белән эшләү бәхетен татыдым мин.
Бүген бармы андыйлар, диярсез? Бар. Әлегә – бар. Тик таш кисәгендәге матур сын бик эчкә яшерелгән, аны күрү, таштан сынга әйләндерү күпкә озаграк вакыт, түземлек таләп итә. Чөнки табигый сәләт гаиләдә, мәктәптә үстерелми, тернәклән­ми, я ул күмелә. Татар телен ипилек-тозлык кына белгән ата-ананың баласы очраклы рәвештә филология факультетына килеп керә икән, аннан филолог “ясау” безнең өчен дә, студент өчен дә бер газапка әйләнә.
Бер материалны әзерләгәндә студентлар белән кечкенә эксперимент үткәрдем. 78 сүздән торган шигырьдә үзләре аңламаган сүзләрнең асларына сызарга куштым. Текстта төп мәгънәви киңлек һәм тирәнлекне исем сүз төркеменә кергән сүзләр тәшкил итә. Алар текстта – 37. Гомумиләштерсәк, студентлар (әйтергә кирәк – яхшы студентлар!) аларның 30 процентын белми, сүзне ишеткәне булса да, сүз артындагы төшенчәне аңламый. Нинди сүзләр, дисезме: шәфәкъ, мәрҗән, гәрәбә, шаһинә, бәллүр һ.б. Мин студентларны гына да, укытучыларны, ягъни үзе-безне генә дә гаепли алмыйм. Проблема – комплекслы характерда. Әмма чүллеккә әверелгән тел мохитендә гөл­бакча ясау, оазис булдыру титаник хезмәт таләп итә.
Бу мәсьәләнең тагы бер ягы бар бит: алда әйткән шартлар үтәлгән очракта да бала филологияне сайламаска мөмкин, чөнки бүгенге җәмгыятьтә мондый юнәлеш кадердә түгел. Шулай да минем иманым камил: бу өлкәне яшәешеннән сөргән җәмгыять – цивилизация озын гомерле булмый. Димәк, бер генә юл кала: Сүзгә – Логоска – Рухияткә йөз белән борылу.
Нинди ысул-алымнар кулланырга мөмкин, дисезме? Һәр укытучының үз методик-педагогик “сандыгы” бар, әлбәттә. Кешесенә, урынына, максатка карап, төрлесеннән файдаланасың.
Мотивлаштыру өлкәсендә дә Америка ачмыйбыз: чыбыркы һәм татлы катлама­ның әһәмияте меңәр ел элек ничек эшләсә, бүген дә шулай ук эшли, шул принцип саклана. Тик чыбыркы һәм прәннекләрнең генә төре үзгәреп тора. Хәзер алар заманчарак. Студентны уңыш ситуациясенә алып керү, үсеш мөмкинлеге тудыру, үз-үзе һәм тирәлеге белән гармоник атмосфера булдыру, таләпчәнлек күрсәтү, җаваплылык (үзең дә, студент та!), филология дигән чиксез дөньяның яңа мөмкинлекләрен ачу... Иҗади шәхес уку­чысы өчен үзе үк эчке этәргеч көч – мотивация функциясен башкара. Һичьюгы – идеаль вариантта шулай булырга тиеш.

Резида Вәлитова әңгәмәләште.
Читайте нас