+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 Май 2021, 10:05

Башкортстанның 20 укучысы җиңү яулады

Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенрусия олимпиадасында югары сыйныф укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенрусия олимпиадасында югары сыйныф укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

26 майда Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова өлкән сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы, финанс базары һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау буенча XVI Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында катнашты.
Тантаналы чара Русия банкының Башкортстан Республикасы буенча Милли банкы бүлегендә узды. Чарада шулай ук Милли банк идарәчесе Марат Кашапов, “ФинПотребСоюз” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Елена Ситдыйкова, Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров, өлкән сыйныф укучылары һәм аларның остазлары катнашты.
— Олимпиада яшь буынның интеллектуаль потенциалын, аналитик һәм креатив фикерләү сәләтен ачыклау өчен үткәрелә. Иң көчлеләр җиңүче була, әмма һәр катнашучы көндәлек тормышта кирәкле тәҗрибә һәм белем ала. Бәлки биредә катнашучыларның кайберләре өчен финанс грамоталылыгын өйрәнү булачак һөнәрне сайлауда ярдәм булыр, — дип билгеләп үтте Лира Игътисамова.
Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенрусия олимпиадасы ел саен Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы белән расланган мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә керә. 2019-20 уку елында Олимпиадага II дәрәҗә бирелде.
Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны елдан-ел арта бара. 2011 елдан 2013 елга кадәр бездә нибары 1-3 җиңүче булса, быел Башкортстанның 20 югары сыйныф укучысы җиңүчеләр һәм призерлар арасында.

Фото: pravitelstvorb.ru


Читайте нас